Район турында

 
 

Әкияти серле, гүзәл як – шагыйрьләр элек-электән Кукмара районын әнә шулай тасвирлыйлар. Татарстанның төньягында урнашкан районыбызның табигате бик матур: таулар, тигез ялан кырлар, елга үзәннәре, бай урманнар берсен-берсе алыштыра, ә урман үсмәгән территорияне басулар, көтүлекләр, утыртылган агачлыклар били.

Районның гомуми мәйданы 1493 квадрат километр тәшкил итә, территориясе төньяктан көньякка сузылган. Район үзәге булган Кукмара шәһәр тибындагы поселогы Татарстан Республикасы башкаласыннан 120 километр ераклыкта урнашкан һәм аны Казан белән автомобиль һәм тимер юллар тоташтыра. Кукмара районында 16 елга, 360 чишмә бар, алар арасыннан 250 табигый чыганакка экологик хезмәт тарафыннан паспортлар тутырылган.

Районда 52,2 мең кеше исәпләнә, аларның 35 меңе авыл җирендә, 17,2се Кукмара поселогында яши. Халыкның 78,2 процентын татарлар, 5,5 процентын руслар, 14,2 процентын удмуртлар, 1,6 процентын марилар, 0,5 процентын башка милләт кешеләре тәшкил итә.

Тарихи чыганакларга караганда бирегә кешеләр 700 ел элек килеп төпләнгәнләр. Элеккеге заманнардан Кукмара һөнәрчелек үзәге булып исәпләнгән, аеруча ул йон һәм агач эшкәртү осталары белән дан тоткан. Район территориясе составына шәһәр җирлеге статусына ия Кукмара шәһәр тибындагы поселогы һәм 29 авыл җирлеге керә, аларда 123 торак пункт урнашкан.

Авыл хуҗалыгы

Кукмара муниципаль районы аграр район булып исәпләнә, шуңа күрә авыл хуҗалыгына аеруча зур игътибар бирелә. Районның авыл хуҗалыгы җирләре республика авыл хуҗалыгы җирләренең 2,3 процентын били. Барлыгы 88,3 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре бар, аларның 75,3 мең гектарын (85 процент) сөрүлек җирләр алып тора. Бүгенге көндә милекнең төрле формаларындагы 12 эре һәм уртача авыл хуҗалыгы берләшмәләре, йөздән артык крестьян-фермер хуҗалыклары авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә.

Районның игенчелек тармагы башлыча бөртекле культуралар һәм бәрәңге игү белән бәйле. Авыл хуҗалыгы җитештерүенең төп юнәлеше – ит-сөтчелек терлекчелеге.

2010 елда районда гаилә сөтчелек фермалары төзүгә старт бирелде. Бүгенге көндә 38 гаилә фермасы (19 сөтчелек, 3 ат, 1 мөгезле эре терлек симертү, 2 кош, 11 умарта, 2 сарык фермасы) уңышлы эшләп килә. Ел ахырына кадәр аларның санын 41 берәмлеккә җиткерү күздә тотыла. Гаилә фермаларында 774 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 386 сыер асрала.

Сәнәгать


Авыл хуҗалыгы районы дип саналса да, районның икътисадый нигезен район бюджетын төп тулыландыручы сәнәгать тармагы тәшкил итә.

Районның бюджет ясаучы сәнәгать предприятиеләре булып “Кукмара савыт-сабалар заводы” ачык акционерлык җәмгыяте, “Кукмара киез итек-киез комбинаты” ачык акционерлык җәмгыяте, “Кукмара тегү фабрикасы” ачык акционерлык җәмгыятьләре тора. Районда җитештерелгән сәнәгать продукциясенең 51 процент күләмен “Кукмара савыт-сабалар заводы”, 31 процентын “Кукмара киез итек-киез комбинаты” тәшкил итә.


Кече эшмәкәрлек


Районда 1393 шәхси эшмәкәр, 241 җаваплылыгы чикләнгән ширкәт бар. 2012 елда 230 шәхси эшмәкәр, 22 җаваплылыгы чикләнгән ширкәт теркәлде.

Кече эшмәкәрлектә барлыгы 6,2 мең кеше җәлеп ит

Тулаем продукция җитештерүдә кече эшмәкәрлекнең өлеше – 29 процент (2006 елда – 14,5 процент)

Үз керемнәрендә – 25 процент (2006 елда – 15,4 процент).

2012 елда гомуми мәйданы 4022,0 квадрат метр булган 13 объект куллануга тапшырылды.

Районда 12 мини-пекарня эшли (аларның 10сы –шәхси эшмәкәрләргә, 2се –җаваплылыгы чикләнгән ширкәтләргә карый) һәм алар район халкын ипи һәм икмәк-булка ризыклары белән тулысынча тәэмин итә.

Төзелеш

Районда 209,26 мең квадрат метр мәйданы булган 546 күпфатирлы торак йорт исәпләнә.

Биш ел эчендә (2008-2012 еллар) гомуми мәйданы 105,1 мең квадрат метр булган 66 күпфатирлы йортка ремонт ясалды, 1919 фатирда яшәүче 4530 кеше үзләренең торак шартларын яхшырттылар.

Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча 2011 елда гомуми мәйданы 0000 квадрат метрны тәшкил иткән ике йорт төзелде, торак шартларын 000 кеше яхшыртты. 2012 елда тагын бер 21 фатирлы йортны тапшыру планлаштырыла.

“Социаль ипотека” программасын тормышка ашыру чорында 2005 елдан хәзерге вакытка кадәр Кукмара поселогында 216 гаилә фатир алды. “Социаль ипотека” программасы буенча торак алу өчен чиратта торучылар исемлегендә 25 гаилә тора.

2006-2012 елларда “Авыл җирләрендә яшәүче яшь гаиләләрне һәм яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү” программасын тормышка ашыру барышында 178 гаилә үзләренең торак шартларын яхшырттылар. “Авыл җирендә яшәүче гражданнарны торак белән тәэмин итү” программасы буенча 2008-2010 елларда 17 гаилә торак шартларын яхшыртты. 2011 елда 28 мең квадрат метр торак төзелде. 2012 елда 30 мең квадрат метр торакны куллануга тапшыру каралган.

Мәгариф

Районда 59 муниципаль мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениесе бар. Мәктәп алды яшендәге балаларга белем бирү – 100, мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү 65 процентны тәшкил итә.

Муниципаль районда гомумбелем бирү программасын тормышка ашыру 30 урта, 1 төп (2012 елның 4 июленнән 45 башлангыч мәктәп урта һәм төп мәктәпләрнең филиаллары итеп үзгәртелде), 1 кичке (сменалы) гомумбелем бирү мәктәбендә тормышка ашырыла. Шуларның 3се - рус, 24е - татар, 1се - удмурт, 1се мари компоненты булган мәктәпләр. Аларда 952 укытучы 6230 укучыга белем бирә. Укытучыларның 93 проценты югары белемле.

Ел саен чыгарылыш укучыларының 8 проценты алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләнә. Районның җиде фән буенча бердәм дәүләт имтиханнарының күрсәткече республиканың авыл районнары буенча уртача республика күрсәткеченнән югары.

-районыбызның 10 информатика укытучысы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгълүмати- коммуникатив технологияләр өлкәсендә иң яхшы мөгаллим” грантын отты;

-районның 61 укытучысы “Безнең яхшы укытучы” грантын отты;

-С.Әхтәмов исемендәге Манзарас урта мәктәбе директоры - “Безнең яхшы директор” гранты җиңүчесе;

-поселокның А.Булатов исемендәге күппрофильле лицееның инглиз теле укытучысы - “Безнең яңа укытучы” гранты җиңүчесе;

-район мәктәптән тыш эшләр үзәге поселокның А.Булатов исемендәге күппрофильле лицее белән берлектә “Мәктәп дәресләрдән соң” республика проектының “Минем мәктәпнең сәламәтлеге” темасында җиңү яулады;

--Лельвиж урта мәктәбе “Мәктәп дәресләрдән соң” конкурсының “Яшел мәктәп” проектында “21 гасырның авыл укытучысы” темасында җиңү яулады.

Сәламәтлек саклау

Район халкына медицина ярдәме күрсәтү Кукмара район үзәк дәваханәсендә, Лубян участок дәваханәсендә, Нырты һәм Ядегәр табиб амбулаторияләрендә, 55 фельдшер-акушерлык пунктында башкарыла.

Стационар 240 урынга, көндезге бүлек 88 караватка исәпләнгән.

Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 628 хезмәткәр эшли. Районда бүгенге көндә 19 гомуми практика табибы бар. Яшь белгечләрне тарту буенча актив эш алып барыла. Мәктәпнең 33 чыгарылыш укучысы Россия, Татарстанның югары медицина уку йортларында белем ала. 2012 елда табиблар коллективын 4 яшь белгеч тулыландырды.

Соңгы өч елда демографик күрсәткечләр яхшырды, туучылар саны 2009 елда 13,6дан 2011 елда 14,3кә кадәр артты, табигый кимү 2009 елда - 0,3тән 2011 елда 0,3кә кимеде.

Социаль хезмәт күрсәтү

Кукмара муниципаль районында 5 социаль яклау учреждениесе эшли: ТР Хезмәт , мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау идарәсе, Республика матди ярдәм үзәгенең 24 нче филиалы, “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, балалар һәм үсмерләр өчен “Кояшкай” социаль приюты, “Шәфкать” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге.

Районда 15502 пенсионер исәпләнә, аларның 7960ы – инвалидлар, шул исәптән 253 инвалид бала бар.

Районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 114 кеше, 1496 тыл ветераны, 341 сугышта катнашканнарның тол хатыннары яши. Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы буенча 463 кеше торак шартларын яхшыртты.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программасы буенча 124 инвалид, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, һәлак булган (үлгән) сугыш һәм сугыш хәрәкәте ветераннарының гаилә әгъзалары, инвалидлар һәм инвалид балалары булган гаиләләр торак шартларын яхшырттылар.

“Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “РИТЭК” ААҖ һәм “Лукойл” нефть компаниясе проектларының “Шәфкатьлелек” номинациясендә һәм ирекле ярдәм хәрәкәте буенча җиңүче булды.

Спорт

Район территориясендә 129 спорт корылмалары эшләп килә, шул исәптән 2 йөзү бассейны һәм ике спортзалы булган “Зилант” спорткомлексы, ябык шугалагы булган “Олимп” боз сарае, 50 спорт мәйданчыгы (шул исәптән 15 хоккей мәйданчыклары булып, шуларның 4се – пластиктан, 29 футбол кыры, 6 баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары бар. 45 спортзал, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен һәм яраклаштырып салынган 25 бүлмә халыкка хезмәт күрсәтә. 2012 елда ясалма футбол кыры булган стадион төзелешен тәмамлау планлаштырыла. Соңгы елларда районда 3 атказанган спорт остасы, 20дән артык спорт остасы тәрбияләнгән. Районда гер күтәрү буенча 5 дөнья чемпионы, самбо буенча дөнья кубогы иясе яши. Соңгы елда 100 спортчы Россия, Татарстан чемпионнары, призерлары булып калдылар. Балалар спорт мәктәбенең ике укучысы Казандагы Олимпия резервы мәктәбенә кабул ителделәр. 12 спортчыбыз соңгы “Россиянең авыл уеннары”нда республика данын яклап чыгыш ясадылар, аларның 9ы шушы югары дәрәҗәдәге уеннарның чемпионнары һәм призерлары булдылар.

Мәдәният

Районда район Мәдәният йорты, 82 авыл клубы, балалар сәнгать мәктәбе, туган якны өйрәнү музее, үзәк китапханә, 49 авыл китапханәсе эшли.

Районда яшәүче халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, көнкүрешен торгызу, үстерү һәм саклау белән 16 фольклор коллектив шөгыльләнә.

Музыкаль коллективлар – балалар тынлы оркестры һәм скрипкачылар ансамбле күп еллар дәвамында республика бәйгеләрендә призлы урыннар алып киләләр.

Соңгы 5 елда муниципаль бюджет хисабыннан 3 авыл мәдәният йорты төзелде. “Авыл клублары” программалары кысаларында 2012 елда Урта Комар авылы мәдәният йорты сафка бастырылды.

-“Авыл җирлекләре арасында “Авылның кадерен белик” район фестиваль-конкурсы” иҗади проектын тормышка ашыру өчен “Халык иҗаты” номинациясендә грант бирелде.

-“Курчаклар театры аша китаплар дөньясына” иҗади проектын тормышка ашыру өчен “Китапханә эше” номинациясендә грант бирелде.

-“Фабрикант йорты” экспозициясен төзү” иҗади проектын тормышка ашыру өчен “Музей-күргәзмә эшчәнлеге” номинациясендә грант бирелде.

Дин

Районда халыкның 78 проценты - мөселман, калганы – христианнар. Бүгенге көндә районда 69 мәчет, мәдрәсә, 6 чиркәү һәм 4 часовня эшләп килә.

Район үзәгендә 2007 елда Петр һәм Павел православие чиркәве, ике торак пунктында часовнялар ачылды. Соңгы өч елда 10 авылда мәчет биналары төзелде, 2009 елның гыйнвар аенда мәдрәсә бинасы файдалануга тапшырылды. Дини оешмалар социаль хезмәтләр башкаруда, наркомания, алкоголизмга каршы көрәштә актив тормыш позициясендә торалар.

Район җирлегендә “Татарстан мөселман хатын-кызлары союзы”ның Кукмара филиалы эшли. Ул даими очрашулар, әңгәмәләр һәм кешене рухи сәламәтләндерүгә юнәлгән башка чаралар үткәрүгә ярдәм итү белән шөгыльләнә.

Соңгы яңарту: 4 апрель 2016, 8:33

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования