Әдәби музыкаль кичә "”Балалар әдәбиятында-Шәүкәт Галиев”

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

10 октябрь көнне Каенсар авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары  катнашында ”Балалар әдәбиятында-Шәүкәт Галиев” дип исемләнгән истәлекле әдәби - музыкаль кичә үткәрде. Кичә барышында  әдипнең кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу өчен презентация күрсәтелде, шаян шигырьләре сәхнәләштерелеп, җырлары җырланды.  Каенсар  җирле үзидарәсе сәркәтибе Венера Галиева  да Шәүкәт аганың олы җанлы әдип булуына басым ясады. Киләчәктә шигырьләре онытылмасын, укучылар тарафыннан гел өйрәнелеп торсын дигән теләкләрен җиткерде. Килгән кунакларга кичә бик охшады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International