13 февраль көнне китапханәдә “Гөрләвек” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен Ватанны саклаучылар көненә багышлап әдәби-уен оештырылды. Китапханәче Закирова Ф.Ф. презентация ярдәмендә балаларга әлеге бәйрәмнең тарихын сөйләде, китап күргәзмәсе белән таныштырды. Балалар әкият, мәкаль-әйтем, геройлар темасына әзерләнгән уен-конкурста катнашты, мультфильм карады.