Чишмәбаш авылы китапханәчесе “Кояшкай” балалар бакчасында тәбияләнүче балалар белән “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән әдәби кичә уздырды. Чара барышында балалар Кукмара районында туып үскән якташ язучыларыбызның тормыш юлы, аларның әсәрләре белән якынрак таныштылар.