Лермонтов акциясе кысаларында

2018 елның 12 октябре, җомга

Лермонтов укулары акциясе кысаларында Түбән-Юмья һәм Иске-Юмья авылы мәктәп укучылары элеге чарада бик теләп катнашты. Китапханәче Л.И.Макарова балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.Укучылар хозурына «Мятежный парус Лермонтова» дип исемләнгән китап күргәзмәсе,«В мире Лермонтова» дигән презентация күрсәтелде.Чара ахырында балалар язучының «Бородино»,«Парус», «Тучи», «Мой дом» шигырьләрен бик яратып укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International