Балалар китапханәсендә Кукмара районы 4 номерлы урта мәктәпнең 4б сыйныф укучылары өчен китапханәче Гөлфия Хафизова “Минем Лермонтов” дип исемләнгән әдәби дәрес уздырды. Презентация ярдәмендә балалар рус язучысы М.Ю. Лермонтовның тормыш юлы белән танышты, иҗаты турында кызыклы мәгълүматлар алды. Автор сүзләренә язылган романслар яңгырады. Балалар язучының шигырьләрен укыды, “Белеет парус одинокий” шигыренә пазл җыйды, китап күргәзмәсе белән танышты.