Әдәби музыкаль кичә “Якты йолдыз булып яна балалар күңелендә”

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Вахит авылы мәдәният йортында 25 октябрьдә 13.00 сәгатьтә “Якты йолдыз булып яна балалар күңелендә” дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә узачак. Безгә кунакка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, шагыйрә, Йолдыз Әдип кызы Җамалетдинова-Шәрәпова  киләчәк. Чарада  шагыйрәнең иҗатташ дуслары, шигырьләрен яратып укучы балалар, китапханәчеләр, һәм якыннары катнашачак. Шигърият яратучы малайлар һәм кызлар! Сезнең барыгызны да  кызыклы очрашуда көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International