Ныртыда өлкәннәр концерт куйды

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Нырты авылы мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган “60+” исемле концерт узды, концертыбыз бары тик өлкәннәр белән оештырылды: анда апалар-абыйлар, әти-әниләр, әби-бабайлар катнашты. Концерт җыр-биюләр, кызыклы скетчлар, конкурслар белән үрелеп барды, өлкәннәр үзләренең күңел көрлеген, зиһен үткенлеген күрсәтте. Залда утыручылар да уеннарда актив катнашты һәм җырларга кушылып җырлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International