“Экологик марафон”

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Аш-Буҗи авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән “Экологик марафон” дип исемләнгән кичә үткәрде. Кичә барышында балалар белән иң актуаль темаларның берсе-Җир планетасының пычрануы, аны саклау, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында сөйләшү алып барылды. Балалар сорауларга җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, табышмакларга җавап әйттеләр.

1нче ярыш: Син кошларны таныйсыңмы?

2нче ярыш: Бу кайсы кош тавышы?

3нче ярыш: Кроссворд.

4нче ярыш: “Балалар сүзе”.

5нче ярыш: Дәвам ит.

6нче ярыш: “Йөзгә бер”.

7нче ярыш: “Кем тизрәк?”

Кичә Ф.Яруллинның “Терәүсез да тора биеклек” дигән шигыре белән тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International