23 гыйнвар көнне балалар китапханәсендә 1нче гимназиянең 2б сыйныф укучылар өчен “Мин кулыма китап алам...” дип исемләнгән әдәби дәрес үтте. Китапханәче Баһавиева Алсу укучыларны презентация ярдәмендә балалар язучылары, аларның китаплары турында сөйләде. Балалар Х.Халиковның “Карак песи” шигырен, “Урман әкияте”н рольләргә бүленеп уйнап күрсәтте, әкият геройларына багышланган табышмакларга җавап бирде.