2019 елның 22 гыйварында “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан, “Минем йортым-минем ныгытма” программасы кысаларында “Кукмормакс” кинотетрына егерме алты балигь булмаган балалар өчен мультфильм күрсәтү оештырылды.
Мультфильм ахырында балалар үзләренең тәэсирләре белән бүлештеләр. Никадәр шатлык һәм бәхет күрергә була иде аларның күзләрендә. Чыннан да балаларга шатлык бирә торган мондый хәйрия акциялэре бик кирәк.