12 февраль көнне Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Загидуллина Гөлнара Фәрит кызы “Шәфкать” терләкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы балалар өчен «Бессмертные строки Мусы Джалиля» исемле әдәби сәгать үткәрде. Балалар Муса Җәлил тормышының кызыклы вакыйгалары турында күп мәгълүматлар тыңлап үттеләр, шулай ук аның “Моабит дәфтәрләре” исемле автобиографик җыентыгына кергән шигырьләрен искә алдылар.