Балаларда китапка , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, укчыларның сөйләм телен үстерү һәм әдәби әсәрләрне яратып укырга өйрәтү максатыннан татар теле укытучысы Гибадуллина Ленара һәм Түбән Арбаш авыл китапханәчесе ярдәмендә 4-10 сыйныфлар арасында бер айлык мәктәпкүләм “Әдәби марафон” оештырылды. Укучыларга күчмә китапханә тарафыннан даими китаплар бирелеп барылды.Алар китапны укып , эчтәлеген кыскача дәфтәргә язып бардылар. Аларга Р.Рахман , М.Кәбиров, А.Галиева, А.Әхмәтҗанова, К.Кәримов, Р.Газизов, Н.Әхмәдиев, Н.Хәсәнов, Р.Вәлиев, А.Гыймадиев, Х.Камалов һәм башка күп кенә авторларның китаплары бирелде.