Кукмараның Әсән-Елга авылында мәдәният йорты төзекләндерелә

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Клуб төзелешенә 4,5 млн сум акча каралган

Бүгенге көндә “Стройком Плюс” җәмгыяте оешмасының бер төркем хезмәткәре Әсән-Елга авылындагы мәдәният йортын капиталь төзекләндерү белән мәшгуль. Клуб төзелешенә 4,5 млн сум акча каралган. Республика программасы кысаларында үзенең икенче яшьлеген кичерүче мәдәният учагы тиздән танымаслык булып үзгәрәчәк. Төзүчеләр кулы тимәгән бер генә почмагы да калмый аның.

- Әле ике ай элек кенә эшкә керешкән идек, финишка якынлашканны сизми дә калганбыз, - ди оешманың мастер-прорабы Заһир Ризагетдинов. – Шактый зур мәйданны алып торган бинаның ике катында да идән-түшәм, стена, тәрәзәләр тулысынча яңартылды, җылылык үткәрелде, ут чыбыклары алыштырылды. Алга таба су, канализация торбаларын яңабаштан уздырып, санитар бүлмәгә плитә ябыштырасы, буяу эшләрен төгәллисе, ишекләр куясы, керү юлына брусчатка җәясе бар.

Төзелеш мәйданчыгында эш гөрли. Кемдер плитә ябыштыра, торба суза, сәхнәгә күтәрелү өчен агачтан баскыч ясый, ә кемдер тәрәзәләр юа... Кыскасы, биредә, эштән качып, көнбагыш чиертеп утыручыны да, әрле-бирле килеп вакыт уздырып йөрүчене дә күрмәссең. Оешма аксакаллары әйтмешли, тиз-тиз һәм сыйфатлы итеп эшләргә өйрәнергә кирәк, алма, пеш, авызга төш, дип көтеп утырсаң, бер урыннан һич кузгалып булмый ул. Оешмада хезмәткәрләрнең барысы да бердәм, яшьләр дә остазларының сүзеннән чыкмый икән.

  • Бүгенге көндә оешма көче белән  Туембашта – 4, Янил мәдәният йортында 12 миллион сумлык капиталь төзекләндерү эшләре бара. Поч.Сутер авылында 20 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы мәктәп белән бер түбә астына кертелә. Шулай ук биредә ашханәгә дә капиталь ремонт ясала. Төзекләндерү 15 миллион сумга төшә.

фото: Алсу Сәләхетдинова, "Хезмәт даны"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International