Өркештә ачылган обелискка 97 солдатның исеме уелган

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Әлеге изге эшнең башлап йөрүчесе, төп иганәчесе – чыгышы белән Өркеш авылыннан булган, бүгенге көндә Свердловск шәһәрендә яшәүче Илнур Хәбибуллин.

Өркеш авылында истәлекле, зур вакыйга булды: яу кырында башларын салган батыр солдатлар истәлегенә обелиск ачылды. Анда Өркеш, Октябрино, Хасановка авылларыннан сугышка китеп, мәңгелеккә чит җирләрдә ятып калган 97 ир-егетнең исемнәре уеп язылган.

Әлеге изге эшнең башлап йөрүчесе, төп иганәчесе – чыгышы белән Өркеш авылыннан булган, бүгенге көндә Свердловск шәһәрендә яшәүче Илнур Хәбибуллин. Ул узган ел 1941-1945 дигән язу уелган таш, ә быел исә 97 солдатның исемнәре язылган мәрмәр стендлар эшләтеп кайтарган. Өркеш авылыннан Фирая Мортазина сүзләренә караганда, әлеге таш һәм стендларны урнаштыруга һәркем үз өлешен керткән. Акчалар җыешып, ташны, стендларны урнаштыру өчен кирәк-яракны сатып алганнар һәм үзләре эшләгәннәр.

Обелиск ачылу тантанасына да авыл халкы бердәм булып килгән иде. Чарада район ветераннар советы рәисе Валентин Иванов та катнашып, үзенең изге теләкләрен җиткерде.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International