Боз сараенда «Йолдызлар Кубогы»на һәвәскәр командалар арасында хоккей буенча традицион турнир узды.

2 декабрь 2019 ел., дүшәмбе

   2019 елның 30 ноябрендә Боз сараенда «Йолдызлар Кубогы»на һәвәскәр командалар  арасында хоккей буенча традицион турнир узды. Турнирда «Татарстан Республикасы Прокуратурасы», «Кукмара ветераннары», Сосновка  шәһәренең «Витязь», Казан  шәһәренең «Чайка», «Фемида» Татарстан  Республикасы Югары суды ,Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы  командалары катнашты.

   Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе урынбасары Максим Беляев, район прокуроры Ришат Шакиров, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев турнирда катнашучыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котладылар, аларга уңышлар һәм бәхет теләделәр.

   Уеннар нәтиҗәләре буенча өченче урынны – «Татарстан Республикасы Прокуратурасы», икенче урынны – «Фемида», беренче урынны «Кукмара ветераннары» яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования