Чишмәбаш авылы китапханәчесе башлангыч класс укучылары белән өлкән яшьтәгеләр өчен “Әбиемнең күңел сандыгы” дип исемләнгән балалар иртәсе уздырды. Әлеге чара татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту, элекке чорның матурлыгын күрсәтеп, яшь буынга тапшыру максатыннан үтте.