«Яшьлек» Кар десанты отряды сугышчылары Янил урта мәктәбендә һәм Кукмара аграр көллиятендә булдылар

2019 елның 6 декабре, җомга

5 декабрь көнне «Яшьлек» Кар десанты отряды Янил урта мәктәбендә үз эшен башлап җибәрде. 3 һәм 4 сыйныф укучылары өчен хыял шәһәрен булдыру буенча мастер-класс үткәрелде, 1 һәм 2 сыйныф укучылары спорт уеннары уйнадылар, 8 сыйныф сәламәт яшәү рәвеше  турында лекция тыңладылар һәм мәгълүматны тагын да күбрәк үзләштерергә ярдәм иткән гыйбрәтле мультфильмнар карадылар, ә өлкән сыйныфларга университетлар һәм Россия Студентлар отрядлары хәрәкәте турында сөйләделәр. Традиция буенча, мәктәптә концерт үткәрелде, аннан соң сугышчылар укучылар белән аралаштылар һәм истәлекле фоторәсемнәр ясый алдылар.

Кукмара аграр көллиятендә район хакимияте, көллият вәкилләре һәм «Кар десанты» акциясендә катнашучылар белән берлектә түгәрәк өстәл үткәрелде, анда катнашучылар тәҗрибә уртаклашты, Кукмара районында Кар десанты хәрәкәте турында белде.

Ядегәр авылында авыл җирлеге башлыгы һәм Кукмара аграр көллиятенең Кар десанты отряды җитәкчесе белән берлектә хәрби каберлеккә веноклар салу тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International