Адайда Искечә Яңа ел бәйрәме бик күңелле узды

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Бәйрәм дәртле җырлар, кызыклы уеннар белән үрелеп барды

Адай авылы клубында Искечә Яңа елны каршылау кичәсе уздырылды. Бәйрәм авылыбыз үзешчәннәренең дәртле җырлары белән башланып китте. Алга таба бик күптөрле кызыклы уеннар белән дәвам итте. Кайнап торган самавыр чәе һәм мичтә пешкән коймак белән сыйланып, 80нче, 90нчы еллар музыкасына биеп рәхәтләнеп күңел ачтык. Бәйрәмгә килгән авылдашлар бик ошатып, алдагы елларда да шатланып, сөенеп яшәргә язсын дигән матур теләләр белән таралыштылар.

Фәния ХӘБИБУЛЛИНА, авыл клубы мөдире

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International