“Ялкын” спорткомплексында Туеш мәчете кубогына мини-футбол ярышлары узды

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Анда 10 команда катнашты.

“Ялкын” спорткомплексында Туеш мәчете кубогына 2007 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында мини-футбол буенча ярыш узды. Анда 10 команда катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынга - “Большак”, 2 урынга - “Гимназия”, 3 урынга “Ялкын - 1” командасы чыкты. Җиңүче командаларга дипломнар, медальләр һәм кубок тапшырылды. Шулай ук “Иң яхшы һөҗүмче”, “Иң яхшы сакчы”, “Иң яхшы капкачы”, “Иң яхшы тренер” исеменә лаеклы спортчылар да билгеләнде. Алар махсус бүләкләргә ия булды. Ярышта катнашкан барлык уенчыларга һәм тренерларга күчтәнәчләр өләшенде. “Футбол академиясе” командасына кергән балаларның әти-әниләренең килеп, команданы канатландырып, аларга көч биреп торулары спорт бәйрәменә аеруча ямь өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International