Кукмара балалар тудыру йортыннан өйгә чыгучы гаиләгә зур бүләк бирелде

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Кукмара балалар тудыру йортыннан өйгә чыгучы гаиләгә зур бүләк бирелде

Әлеге бүләк “Демография” илкүләм проекты кысаларында әзерләнгән һәм ул аз керемле гаиләләргә каралган

Кукмара районы үзәк дәваханәсенең бала тудыру бүлегендә 16 гыйнварда дөньяга килгән кыз бала белән аның әнисен бүген танатаналы төстә өйләренә озаттылар. Сәйдә - Байлангар авылында яшәүче Алсу һәм Рөстәм Нәбиевлар гаиләсендә бишенче сабый. Бәхетле әти-әнинең олы уллары Булатка – 11, Айзатка – 9, Салаватка – 6, Раянга ике яшь.

Чарада район башлыгы Сергей Димитриев катнашты һәм үзенең изге теләкләрен җиткерде, “Демография” илкүләм проекты кысаларында әзерләнгән бүләкне тапшырды. Бүләк җыелмасы үз эченә комбинезон-трансформер, кечкенә мендәр-кокон, итек, балалар юрганы, подгузниклар, халат, сөлге, бала аслыклары, сабый өчен кием-салым, гигиена кирәк-яракларын үз эченә ала.

- Гаиләгездә бүген сөенечле, зур вакыйга. Сезне ихластан әлеге көн белән тәбрик итәм. Балаларыгызның игелекләрен күреп, тигезлектә яшәгез, сәламәт булыгыз, - диде Сергей Димитриев.

Быел Кукмара балалар тудыру бүлегендә 16 сабый дөньяга аваз салган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International