"Сихри китап дөньясы" экскурсия-танышу (0+)

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

21 гыйнвар көнне «Кыңгырау» балалар бакчасының «Елмаю» һәм «Йолдызчык» урта төркемнәре нәниләре балалар китапханәсендә кунакта булдылар. Китапханәче Фирдания Закирова "Сихри китап дөньясы" дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Ул балаларны төсле балалар китаплары һәм журналлар, китапханәдән файдалану кагыйдәләре белән таныштырды: китапханәгә ничек язылырга, китапларны ничек сайларга, абонементта һәм уку залында үзеңне ничек тотарга. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, презентация карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмакларга җавап бирделәр, видео-клип, видеофильм һәм мультфильмнар карадылар. Чара «Минем беренче китапларым» дип исемләнгән  китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International