ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган Лекция-концерт

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

29 гыйнвар көнне Кукмара балалар музыка мәктәбенең актлар залында ТАССРның 100 еллыгына, Татарстан Республикасы Композиторлар берлегенең 80 еллыгына, композитор Н.Җиһанов иҗатына, татар композиторы Дж.Фәйзи  тууына 110 ел тулуга багышланган концерт булды. Лекция-концерт Ч.Айтматов исәмендәге 1 нче Гимназия укучылары өчен оештырылды. Концерт программасында музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары башкаруында татар композиторларының әсәрләре яңгырады. Дж.Фәйзи " Бәйрәм бүген ","Элегия"," Урман кызы"," Кукушка"," Скакалка", Н.Җиһановның "Көй", "Сиреньнәр хуш ис тарата","Матюшин эскизлары", "Зарисовкалар","Тагын икеле","Җыр" башкарылды. Концертны музыка белгече Семенова С. В. алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International