Бу көн бик озакка истә калсын!

2020 елның 15 феврале, шимбә

14 февраль көнне Кукмара шәһәре Никахлашу сараенда «100 теләк» бәйрәм акциясе уза, шулай ук «Минем сиңа булган мәхәббәтемнең 100 сәбәбе...» акциясенә старт бирелде. Бу акцияләр Гашыйклар көненә генә түгел, ә быел билгеләп үтелә торган ТАССР төзелүнең 100 еллыгына да багышланган. Ел саен күп кенә парлар, гаиләләренең Изге Валентин яклавында булуын теләп, никахны нәкъ менә 14 февральдә теркәргә тели. Изге Вәли көне – күп кенә илләрдә 14 февральдә билгеләп үтелә торган бәйрәм. Ул христиан рухание Валентин исеме хөрмәтенә аталган дип исәпләнә. Легенда буенча, Валентин, бәхетсез гашыйкларның хәленә кереп, төн караңгылыгында бөтен кешедән яшерен рәвештә бер-берсен яраткан ир-атларның һәм хатын-кызларның никахларын изгеләндергән. Изге Вәли көнендә кияүгә чыксаң, тормышың мәхәббәтле булыр дип санала. Күпләр өчен Изге Вәли көне бәйрәм генә түгел, кияүгә чыгу-өйләнү өчен сәбәп тә.

Бер гасырлык юбилей уңаеннан, атнаның жомгасына туры килгән Изге Вәли көнендә Кукмара районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дүрт парның никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр. Яшь парлар никахларын теркәү кенәгәсендә имза куйдылар, балдаклар белән алмаштылар һәм, язмыш сынауларына карамастан, үз мәхәббәтләрен сакларга сүз бирештеләр. Беренче үбешү яңа гаилә тууын хәбәр итте. ГХАТ хезмәткәрләре яңа өйләнешүчеләргә гадәти булмаган валентинка бүләк иттеләр. Анда бәхетле гаилә тормышына 100 теләк язылган. Шуннан соң яшь парларга «Минем сиңа булган мәхәббәтемнең 100 сәбәбе...» язмасыннан берсен алырга тәкъдим ителде. ГХАТ бүлеге белгечләре, көмеш туйларын билгеләп үтү өчен, яшь парларның чирек гасырдан соң ЗАГС бүлегенә кабат килүләрен теләделәр.

Яшьләр бу бәйрәмне ярата һәм  аңа махсус әзерләнә, тик шунысын әйтергә кирәк, өлкәнрәкләр дә Гашыйклар көненә игътибарлы, үз итә һәм еш кына үз мөнәсәбәтләрен законлы теркәү өчен нәкъ менә шушы көнне сайлыйлар.

Бу символик көндә теркәлгән никахлар үзенчәлекле, мәхәббәт һәм хөрмәт тулы булыр дип ышанасы килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International