ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Чура авылы китапханәчесе 2-4класс укучылары өчен “Алтын көз” дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Әлеге  чарага килгән балаларны Сөмбелә бәйрәме белән котлады, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырып, китап күргәзмәсе янында әңгәмә үткәрде. Укучылар төрле конкурсларда бик теләп катнаштылар: табышмакларга җавап эзләделәр, яшелчәләргә презентация ясадылар, көз турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. 

Кукмара мәдрәсәсендә кичке бүлек шәкертләренең гомуми җыелышы үткәрелде. Бу хакта “ДУМ РТ” сайты яза. Җыелыш башында укучылар алдында район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев “Дини гыйлем алуның фазыйләтләре” дигән темага вәгазь сөйләде.

        Мәрхәмәтле Татарстан атналыгы уңаеннан Зур Кукмара авылы китапханәчесе “Бәләкәч” балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Изге сүз” дигән темага тәрбия сәгате үткәрде. Садик яшендәге балаларга изге  сүзнең    тәэсир  итү  көче   зур  икәнен аңлату максатыннан “Яңа чана” , “Кечкенә миләш” дигән әсәрләрне тәкьдим итте. Әти-әниләргә,  тирә-юньдәге  кешеләргә, дусларга    карата  шәфкатьле,  дусларыңа  ярдәмчел булырга кирәклеге хакында әйтелде. 

 

Өлкәннәр көне уңаеннан күп кенә авыл китапханәләрендә мәдәни чаралар гөрләп узды. Шулар арасыннан Олыяз, Иске-Йорт, Лельвиж авылы китапханәчеләре өлкәннәрне өйләренә барып күчтәнәчләрен тапшырып, хәлләрен белеп кайтты, Чарлы, Иске –Уча, Югары –Юмья,Чура авылы китапханәчеләре исә котлауларын чәй өстәле артында үткәрде, өлкән буын кешеләре яшьлекләрен искә төшереп, җырлар башкарып тагын беркат яшьлекләрен искә төшерде. Бәйрәмнәр бик күңелле үтте.

30  сентябрь көнне А.М. Булатов исемендге культура һәм ял паркында Мәмәшир һәм Ятмас Дусай авыл жирлекләре үзэшчән сәнгать артистлары катнашында “Кичке уен”  күңел ачу чарасы үтте.

Кукмарада гражданлык оборонасы буенча штаб өйрәнүләре узачак

Район башлыгы Сергей Димитриев Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ветераннарны бәйрәм белән котлады


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International