ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Кукмара музеенда балаларның иҗат эшләреннән күргәзмә ачылды

14 октябрь көнне Байлангар мәдәният йортында Рафаэль Камал улы Ярмиевның “Бай угланнар китабы”н тәкъдим итү кичәсе булды. Китап Байлангар авылы җирлеге тарихына багышлап иҗат ителгән. Автор үз китабында авыл тарихын, аның тырыш, уңган халкын, хезмәтләрен чагылдырган. 

 14 нче октябрь көнне Байлангар авылы мәдәният йортында  авыл  тарихына багышланган  “Бай угланнар китабы" дип исемләнгән китап тәкьдим итү кичәсе булып үтте.  Әлеге кичәдә китапханәче Венера Хисматова  авылыбыз һәм якташ язучыларыбызга багышланган китап күргәзмәсен тәкъдим итте, килгән кунакларны  язучылар иҗаты һәм аларның китаплары белән якыннан таныштырды. Байлангар авылы җирлек башлыгы Илфат Минигалиев шушы җыентыкка язмалар әзерләүдә ярдәм иткән барлык авылдашларга, якташларга олы рәхмәтен белдерде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International