ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2018 ел
җомга

17.01.2018 елда Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдэм күрсэтү үзэге белгечләре Шайдуллина Ленара Вильсор кызы һәм Гарафутдинова Эльмира Равиль кызы  ведомство ара  “Рассвет” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендэ йөкле хатынкызлар белән очрашу үткәрде.

Һәр көнне без бик күп иске әйберләр ташлыйбыз, алар безгә кирәк булмас кебек тоела. Ә иҗади кешеләр аларга яңа куллану уйлап табалар. Мастер-классны алып баручы Елена Ипатова иске пәлтәдән жилет һәм юбкадан тора торган костюм тегәргә өйрәтте. Мастер-класс электрон презентация белән үрелеп барды.

Вахит авыл китапханәсендә 2 сыйныф укучылары балалар белән "Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны” дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрелде. Төп максаты: Китапка сакчыл караш тәрбияләү, матур әдәбият белән кызыксыну уяту. Китапханәче Хаҗиева балаларны китапханәгә яңа алынган китаплар белән таныштырды. Китап турында шигырьләр укылды. Телисеңме, ал укы. Космонавтлар турында, Телисеңме дөнья гиз, Утырып бер урында. Монда һәркем бик тыйнак, беркем утырмый уйнап, Утыралар шым гына, барын белеп тын гына. Китап турында мәкальләр әйтелде. Китап –гаҗәеп зур хәзинә. Ул кешеләргә еллар буе хезмәт итә. Шуның өчен аны яратырга, хөрмәт итәргә һәм сакларга кирәк. Әдәби сәгать "Китап” шигыре белән тәмамланды. Китап- киңәшчең синең. Дустың, ярдәмчең синең. Ул хөрмәткә бик хаклы. Кадерлә син китапны Почмакларын бөкләмә, битләрен дә ертма син, керле кул белән аны, беркайчан да тотма син. Соңыннан балаларга укырга китаплар бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International