ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

31 гыйнвар көнне "Кукмара 4 нче номерлы урта мәктәбе"нең 3нче сыйныф укучылары Үзәк балалар китаханәсендә балалар язучысы, А.Алиш исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Х.Халиковның тууына 85 яшь тулуга багышланган “Хәкимҗан Халиков-балачак илендә” дип исемләнгән әдәби кичәдә катнаштылар. Китапханәче Багавиева А.Р. балаларны электрон презентация ярдәмендә язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, китаплары белән таныштырды. Балалар шигырьләрен укыдылар, сорауларга җавап бирделәр, туган тел турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр. “Яшел докторлар” китабына кертелгән файдалы үләннәр турында сөйләштеләр. Язучының тизәйткеч, алдавыч әкиятләре белән таныштылар,   математик табышмакларына җавап бирделәр. “Тамчы” китап театры түгәрәгенә йөрүче балалар Х.Халиковның “Яралы каз”, “Мыекбай” әкиятләрен уйнап күрсәттеләр. Әлеге кичәдә 35 бала катнашты.

Мәмәшир авылы китапханәчесе өлкәннәр һәм балалар белән полициянең участок вәкиле Гараев Ришат Фаргать улы катнашында оештырылган “Куркынычсызлык кагыйдәләре“дип исемләнгән әңгәмә уткәрүдә катнашты. Әңгәмәдә юл йөрү кагыйдәләре, интернет челтәреннән куркынычсыз файдалану, шикле әйберләргә  һәм ят кешеләргә игтибарлы булу турында сөйләнде.

Балалар шагыйрәсе Әминә Бикчәнтәеваның тууына 105- ел тулу уңаеннан Олыяз , Трыш авылы китапханәчеләре башлангыч сыйныф укучылары белән “Тылсымлы китаплар язучы апа” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында укучылар шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты белән якыннанрак таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International