ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннарының чираттагысы Олыяз авыл җирлегендә үтте.

24 февральдә “Зилант” спорткомплексында өстәл теннисы буенча ачык турнир үткәрелә.

Башлана 9.00 сәгатьтә.

2018 ел Татарстанда “Л. Н Толстой елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан Түбән Арбаш китапханәчесе мәктәп укучылары белән берлектә язучының иҗаты   әкиятләре аша  әдәпле –әхлаклы итеп  тәрбияләү максатыннан “Мәсәлләр –тәрбия чыганагы” дип исемләнгән  түгәрәк өстәл үткәрде. Укучылар белән “Кошчык” әкиятен,”Ике дус”,”Ата һәм аның уллары”, “Ишәк белән ат” кычкырып укып анализладык. Соңыннан балалар аның  әкиятләреннән төзелгән ребуслар чиштеләр, пазллар җыйдылар. 

Иске Юмья авылы китапханәчесе клуб мөдире белән берлектә Югары Юмья авылында (күчмә китапханә) масленица бәйрәмен үткәрделәр. Бу бәйрәмдә олылар да, кечеләр дә катнашты. Төрле уеннар,җыр-биюләргә үрелеп барды бу чара. Самовардан кайнар чәй һәм яңа гына пешкән коймак белән сыйландылар. Бәйрәм бар кешегә дә ошады.

Түбән Арбаш авылы китапханәчесе сәламәт яшәү рәвешен булдыру максатыннан авылдашлары белән скандинавиячә йөрүне оештырды.

Кәркәвеч авылы китапханәчесе Муса Җәлилнең патриотик батырлыгын искә алып "Үлемсез шагыйрь" дип исемләнгән әдәби-кичә үткәрде.
     Шагыйрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан танышып Муса Җәлилнең “Бала йокысы”, “Аерылу”, "Җырларым" ,"Кошчык", "Кызыл ромашка", Яшь Ана", “Сандугач 
һәм Чишмә", “Ана бәйрәме" шигырьләрен сәнгатле итеп сөйләделәр.
Нырты авылы китапханәчесендә 5-9 сыйныф укучылары белән Герой-шагыйрь  М.Җәлилнең тормыш юлына багышланган  «Бар җырымны илгә багышладым, гомеремне дә бирәм халкыма» дип исемләнгән презентация- дәрес үткәрде. Укучылар шагыйрнең тормыш юлы һәм ижатын чагылдырган  электрон презентация карады, әсәрләреннән өзекләр укыды, сәнгатьле итеп шигырьләре сөйләнелде. 

 

     Яңа Сәрдек авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән Муса Җәлилнең туган көненә һәм иҗатына багышланган  «Муса Җәлил – үлемсез шагыйрь” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән тирәнтен таныштырып, балалар өчен язылган шигырьләрен укуны оештырды.

16 февральдә Күкшел авылы китапханәчесе  4 - сыйныф укучылары белән “Муса Җәлил –патриот шагыйрь” дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде. Әлеге дәрестә укучылар шагыйрьнең иҗаты, тормышы турында мәгълүмат алдылар, китаплары белән таныштылар. Китапханәче шагыйрьнең Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы, туган илгә хөрмәте, балалар өчен язган шигырьләре белән таныштырды. Балалар аның шигырьләрен укыдылар. Чарада “Муса Җәлил татар халкының бөек улы, герой шагыйрь” дигән китап күргәзмәсе оештырылып, һәм “Муса Җәлил иҗаты” дип исемләнгән презентация күрсәтелде

16 февраль көнне  Манзарас авылы  китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Җырлыйк әле” дип исемләнгән музыкаль тамаша үтте. Тамаша Фәнис Яруллинның туган көненә карата, һәм гашыйклар көнен искә алуга багышлап үткәрелде. Чарада әдипнең сүзләренә иҗат ителгән җырлар җырланды, гашыйклар көнен искә алып  матур сүзләр әйтелде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International