ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Кукмара үзәк китапханәсендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «23 февраль - Ватанны саклаучылар көне” дигән күргәзмә оештырылды. Әлеге   күргәзмәдә батырлык, ватанпәрвәрлек, илеңә тугрылыкны чагылдырган әдәбият яктыртылды.

22 февраль көнне балалар китапханәсендә китапханәче Баһавиева Алсу А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 4 в сыйныф укучылары өчен Халыкара туган тел көненә багышланган “Туган телем-иркә гөлем” дип исемләнгән дәрес презентация уздырды.

Балаларга телебезнең бай тарихы, күренекле шәхесләре, халык авыз иҗаты әсәрләре турында мәгълүмат тыңладылар. Халык авыз иҗаты җәүһәрләрен барлауда күп хезмәт куйган Нәкый ага Исәнбәтнең иҗаты белән таныштылар. Телне саклау, югалтмау, гореф-гадәтләрне онытмау-киләчәк буынның бурычы. Балалар кечкенәдән шуны аңлап үсәргә тиеш.

Китапханәче әкиятләр, аларның төрләре, “Алдавыч әкиятләр” турында сөйләде. Укучылар «Мәкальнең ахырын тап», “Тизәйткечне тиз әйт” кебек уеннарда катнашты, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде, табышмакларга җаваплар тапты, туган телгә багышланган шигырьләр сөйләде. Телне бозып сөйләшү очракларына көндәлек тормыштан алынган мисаллар китерелде.

“Тамчы” китап театрына йөрүче балалар “Шер-а-ля”  әкиятен уйнап күрсәтте.

22 нче февраль көнне Кукмара үзәк китапханәсендә  “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең  туган тел көненә багышланган “Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем, рәхмәт сиңа!” дип исемләнгән әдәби кичә  үткәрелде.  Китапханәче Лилия Раис кызы  илебездәге телләр, аларның тарихы турында сөйләде. Җирле язучыларыбыз үзләренең  шигырьләрен укыдылар, хикәяләрен сөйләделәр. Чара электрон презентация белән бәйләнеп барды.

Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары Нырты һәм Ятмас Дусай җирлекләрендә үткәрелде. 

Халыкара туган- тел көне уңаеннан Түбән Арбаш авылы китапханәчесе  мәктәп укучыларында  туган телгә, һәм  башка  халык телләренә ихтирам тәрбияләү, язучыларыбыз иҗатын барлау, китап укуга  мәхәббәт уяту  максатыннан “Туган тел ул олы тормышка бер адым” дип исемләнгән бәйге үткәрде. Балалар  яттан шигырьләр сөйләделәр хәтерләрен яхшырту, җитезлекләрен сынап төрле язучылар  әсәрләреннән төзелгән” Әкиятне таны”, “Шагыйрьне бел”, “Иясен тап”, ”Башкача ничек әйтеп була” дип исемләнгән укчылар конкурсы оештырды.

Манзарас авылы китапханәсе әби бабайларыбызның гореф гадәтләрен искә төшереп “Әкият” балалар бакчасында нәниләр белән  “Вакытында табылган якутлар” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде. Балаларны  китап күргәзмәсе белән таныштырды, әкиятләрен укыды, татар халык уеннарынан торган җырлы - биюле уен оештырды. Балалар барлык уеннарда бик теләп  катнашты.

Иске -Йорт авылы китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп укучылары белән тел көненә багышланган "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән түгәрәк өстәл үтте. Укучыларга татар теленең барлыкка килүе турында , телне саклау яклау турында фикер алышты.

Вахит авылы китапханәчесе Халык- ара туган тел көненә багышлап “И газиз туган телем!” дип исемләнгән кичә үткәрде. Туган телгә багышланган җырлар, шигырьләр башкарылды. Ике команда арасында “Тапкырлар” һәм “Җитезләр” бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә тел турында әйтемнәр, табышмаклар, сүзтезмәләр, мәкальләр һ.б. сорауларга җаваплар бирелде. Г. Гыйльмановның “Мин чын татар малае” шигыре укылды.

Байлангар авылы китапханәчесендә кече яшьтәге мәктәп укучылары катнашында “Тел-рухи байлыгы” дип исемләнгән әңгәмә үтте. Әңгәмә барышында телнең халык казанышы, меңнәрчә, меллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык, милләт югала, туган телен саклау, үстерү аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү-һәркемнең изге бурычы турында сөйләшү, фикер алышу булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International