ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

28 март  көнне Манзарас авылы китапханәчесе детсад  балалары белән А.Алишның “Куян кызы”, “Шомбай” әкиятләрен укуны оештырды. Әкиятне балалар бик игътибар белән тыңлап утырдылар, үзләрен кызыксындырган соруларны бирделәр. 

          Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр очен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә 29 нчы март көнне Нәүрүз бәйрәме уздырылды.

Язучы, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рабит Батуллага 80 яшь тулу уңаеннан башлангыч класс укучылары белән Зур Кукмара авылы китапханәсендә “Халкыбызның игелекле улы” дип исемләнгән әңгәмә,  Иске-Йорт авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе тәкьдим ителде.Чарада әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләнелеп, китапларына күзәтү ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International