ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Янил  авылы китапханәчесе  мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Язны каршы алу” бәйрәме үткәрде. Бәйрәм барышында спорт һәм кызыклы уеннар уйнатылды. Укучылар үзләренең матур җырларын башкардылар, кайнар чәй белән коймаклардан авыз иттеләр. 

3 апрель көнне Березняк мәдәният йортында  каникулларның ахыргы көне итеп, балалар белән «Күңелле стартлар” ярышлары үткәрелде.

 Березняк мәдәният йортында язгы каникул көннәрендә  клубның берләшмәләр эше  үзенең эшен дәвам итте.

1 апрель көнне  Березняк авылында “Күңелләрдә булсын иман нуры” дип аталган бәйрәм үткәрлде.

30 март көнне  Березняк мәдәният йортында “Экологик марафон” үткәрелде.

27 март көнне  Березняк мәдәният йортында укучы балалар өчен “Син кошларны беләсеңме?” дигән исем астында “Могҗизалар кыры” уены үткәрелде.

Олыяз авылы китапханәчесе балалар китабы көне уңаеннан “Тылсымлы китап иле” дип исемләнгән  әңгәмә үткәрде. Укучылар белән бу көннең кайчан, кайда барлыкка килүе, балалар китаплары, авторлары хакында сөйләште. Укучылар үзләренең иң яратып укый торган авторлары аларның китаплары турында сөйләп киттеләр һәм үзләренә ошаган әсәрләрен  укып та күрсәттеләр. Әңгәмә барышында Р. Миңнуллинның “Әни, мин көчек күрдем”, “Алма бабай”, Х. Халиковның “Сакчы күркә”, Ә.  Гаязовның “Мин бәләкәй бит әле”, Л. Лероннын “Җил көймәсе” Р. Вәлиеваның “Ак песи”, Г. Тукайнын “Су анасы”, “Шүрәле”, Ш. Галиевның “Шәвәли шуклыгы”, А. Хәлимнең “Кыяр караклары”, Һ. Такташның “Тәүфыйклы песи” китапларына күзәтү ясалды.

29 март көнне Березняк мәдәният йортында  авыл балалары өчен “Уйнап, биеп күңел ачабыз”-тематик дискотека үткәрелде.Балалар уен-ярышларда бик актив катнаштылар.

Трыш авылы китапханәчесе башлангыч класс укучылары белән берлектә сәламәт тормыш рәвеше, дөрес туклану, көндәлек  режимны төгәл үтәү, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту максатыннан “Сәламәтлек зур байлык”дип исемләнгән өстәл уеннары, шашка һәм домино, теннис уеннары оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International