ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Өмәләрдә барыбыз да актив катнашыйк!

Үрәсьбаш авылы китапханәчесе  башлангыч сыйныф укучылары белән "Кеше хезмәте белән матур" дип исемләнгән әңгәмә оештырды.  Шушы истә тотып укучылар белән «Алга таба кая барырга?», «Нинди һөнәр сайларга?» дигән сорауларга җавап табылды, киләчәккә булган планнары турында сөйләшенде. «Много профессий хороших и разных» «Төрле матур һөнәрләр күп» дигән презентация күрсәтелде.

Үрәсьбаш авылы китапханәчесе "Оста куллар" түгәрәгенең чираттагы шөгелен үткәрде. Китапханәче крючок белән башмак бәйләү буенча мастер-класс күрсәтте. Соңыннан китапханәче яңа кайткан китаплар һәм газета-журналлар белән таныштырды.

10 апрель көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән “Сәламәтлек” поездына сәяхәт”  дип исемләнгән  әңгәмә үтте. Сәяхәт вакытында cтанцияләрдә  тукталышлар булачагы әйтелеп, сорауларга җавап табылды. “Сәламәтлек иленә сәяхәт”презентациясен бик яратып карадылар.  Чара ахырында җиңүчеләр билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International