ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Һәр ата-ана үз баласының бәхетле булуын тели. Тик баланы һәркем үзенчә ярата, үзенчә тәрбияли. Ләкин аны ярату гына җитәме? Киләчәктә ул нинди кеше булып үсәр? Холык-фигыле, кешеләргә мөнәсәбәте, кылган эшләре белән горурлана алырмы? Менә шулар хакында һәр ата-ана да вакытында уйлана микән? Шуны истә тотып Мәмәшир авылы китапханәчесе “Ромашка” балалар бакчасында “Иптәшеңнең холкы нинди? дип исемләнгән  әхлак дәресе үткәрде. Дәрес барышында китапханәче тарафыннан сөйләнгән сүзләр бик тә урынлы булды.

Вахит авылы китапханәчесе балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән  «Матур сүзләр илендә” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Чара барышында балалар әхлак тәрбиясе, әдәплелек  кагыйдәләре белән таныштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International