ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2018 ел
сишәмбе

15 нче май көнне Березняк авылында Халыкара Гаилә көне уңаеннан “Гаилә җылысы- иң –иңедер...” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Бу бәйрәмгә яшь балалы әниләр чакырылды.  Бу гаиләләрне төрле – төрле бәйгеләрдә сынадык.

15 май Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Шул   уңайдан  Кукмара үзәк китапханәсендә «Образ семьи в художественной литературе» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.  Китапханәче Валентина Генадиевна укучылар өчен күргәзмәгә күзәтү ясады.

Быел мәдрәсәнең һөнәри бүлеген 30, ә башлангыч бүлеген 73 шәкерт – барлыгы 103 кеше тәмамлады.

Кәркәүчтә сикәлтәле гомер юлларын матур итеп бергә атлаучы, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче пар канатлы гаиләләр күп

Гаилә бәйрәмен матур шигырьләр, җыр-биюләр тулыландырды.

Түбән Арбаш клубында Халыкара гаилә көненә багышланган “Гаилә ул - җылы учак” дигән әдәби-музыкаль кичә булды. Гаилә ул - җылы учак. Учак янына гаиләдәге һәр кеше җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International