Вахит авылы китапханәчесе 2-4 сыйныф укучылары белән әхлак тәрбиясе буенча “Елмаюдан көн яктыра” дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде. Чарада балалар җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләре төшенчәсе турында, кешеләргә, дусларга карата эчкерсез мөнәсәбәттә булырга, мохтаҗларга ярдәмгә килергә кирәк булуы турында әйтеп узды.