ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Сәрдекбаш авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен Лев Толстойның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган әдәби сәяхәт уздырды.Чарада балалар язучының семьясы турындагы фотоларны зур кызыксыну белән карадылар. Аның  әсәрләренә нигезләнеп төзелгән төрле мәкаль конкурс сорауларына да төгәл җавапларын бирделәр.

Инде күп еллар, бөтен дөньяда 20 июльдә - Халыкара шахмат көне билгеләп үтелә. Борынгы уен хәтерне яхшырта, фикерләү сәләтен арттыра һәм башка сыйфатларга ия. 20 июльдә - Халыкара шахмат көне уңаеннан Түбән Арбаш ,Чишмәбаш авылы китапханәчеләре “Шахмат уйный  беләсенме?” дип исемләнгән, яшьләр арасында шахмат ярышы үткәрде. Ярыш бик күңелле утте. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр бирелде.

21 июль көнне Байлангар авылында матур традицияга әверелгән Хазиәхмәтов Илдус Нуриәхмәт улы истәлегенә багышланган көрәш бәйрәме узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International