Кукмараның яшь йолдызчыклары “Созвездие-Йолдызлык”та җиңү яуладылар

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Казанның “Уникс” концертлар залында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең финалы узды. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Кукмарадан 150ләп бала фестивальнең “Вокаль ансамбльләр”, “Вокал-соло”, “Конферансье” номинацияләрендә көч сынашты.

“Выше радуги” вокаль-хореография ансамбле (уртанчылар төркеме, җитәкчеләре Венера Гыйләҗева), конферансье Ислам Шәйдуллин һәм Әнвәр Хәсәновлар дуэты (җитәкчеләре Регина Ваккасова) – беренче, “Улыбка” (җитәкчеләре Лилия Нурмеева), “Выше радуги” (кече яшь категориясе, җитәкчеләре Венера Гыйләҗева) – икенче, “Киндер сюрприз” (күппрофильле лицей, җитәкчеләре Миләүшә Закирова) өченче урынны алдылар.

Ирек Хаматдиновка (җитәкчесе Лилия Хөснетдинова) “Вокал-соло” номинациясендә махсус бүләк бирелде. Зоя Краснова, Адилә Сабирова (күппрофильле лицей), Эльза Сагеева (вокал-соло), “Конферансье” номинациясендә Руслан Константинов, Анастасия Сабанчеева, Динара Галиева һәм Инсаф Вилдановлар, “Импульс” вокаль ансамбле фестивальнең дипломантлары булдылар.

25 апрельдә “Пирамида” күңел ачу комплексында фестивальнең йомгаклау концерты узачак. Концертта конферансье Ислам Шәйдуллин һәм Әнвәр Хәсәновлар, “Выше радуги” вокаль-хореография ансамбле дә чыгыш ясаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International