Район тарихы

    Кукмара районы 1930 нчы елның 10 августында оеша. Татарстан җиренең 149,31 мең гектар территориясен биләп тора. Районыбызда 123 торак авыл пунклары, шәһәр тибындагы Кукмара бистәсе бар.
Районда 51468 кеше яши, шуларның 17202 се Кукмара бистәсендә. Мондагы халыкның 79% - татарлар, 14% - удмуртлар, 5% - урыслар, 1,2% - марилар һәм башка милләт вәкилләре тәшкил итә.
Кукмараның барлыкка килүе турында төрле фикерләр яши.
1999 елда академик, археолог Альберт Борханов җитәкчелегендә археологик тикшеренүләр узгач, Кукмара төбәгенә якынча 700 ел икәнлеге ачыкланды(18 гасыр). Халык, безнең поселок урнашкан җиргә кайчандыр ике мари килгән, “Кукмара” дигән исем шуннан килеп чыккан, дип сөйли. Кок-марича ике, мара-мари дигәнне аңлата. Кукмара исемен борынгы иран теле белән бәйләп аңлату да бар. “Кук” сүзе иран телендә тауны аңлата. (“Казан утлары” журналы, 1970 ел, №9). Әгәр дә Кукмараның тау итәгенә урнашуын искә алсак, бу вариантның да дөрес булуы ихтимал.
Язма чыганакларда Кукмара исеме 1602 елда телгә алына. 1730 елда биредә Анцуб бакыр кою заводы, 1741 елда Туеш бакыр кою заводлары эшли башлаган, елына 1600 пот бакыр коелган.
Кукмара бакыр кою заводы эшчеләре 1773-1774 елларда Е.Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышында актив катнашалар. Алар крестьяннарны коралландыру буенча заводта Е.Пугачев заказларын үтиләр. Шуның өчен Екатерина II заводны ябарга приказ бирә. Әмма 1812 елгы Ватан сугышы чорында, илгә металл күп кирәк булганлыктан ул яңадан ачыла.
1861 елгы реформадан соң вак промыселларда саф капиталистик мөнәсәбәтләр барлыкка килә. Һөнәрчеләрнең һәрвакытта хәерчелектә яшәүләреннән, эш белән мәшгуль һәм томана булуларыннан файдаланып, хәйләкәр, әрсез скупщиклар, бай крестьян сәүдәгәрләре иң элек әзер продукцияне сату операциясен үз кулларына алалар, ә аннан соң һөнәрчеләр белән исәп-хисапны аларның эше өчен кирәкле материаллар белән ( йон, тире, агач һ.б.) ясый башлыйлар. Моннан инде һөнәрчене яллы эшчегә әйләндерүгә бер генә адым кала. Моннан эшчеләр скупщиклардан һәм предпринимательләрдән эшкәртү өчен чимал, ә хәзер әйберләр өчен акча яки ашау-эчү әйберләре генә алалар. Кукмарада өйдә капиталистик эшләү системасы әнә шулай туа, ул, кагыйдә буларак, оешу ягыннан йөзләрчә җепләр белән эре мануфактурага һәм фабрикаларга бәйле була.
Промысел эшчеләрен эксплуатацияләүнең мондый формасы Кукмарада киң тарала. Поселокта осталар бик күп була. Берәүләр бакырдан самовар, поднос, кәстрүлләр коялар, икенчеләр ат җигү өчен кирәк-яраклар эшлиләр, өчечеләр арба-чана ясыйлар, дүртенчеләр өс һәм аяк киеме тегү өчен тире илиләр... Соңрак халык арасында итек басу һөнәре киң тарала. Бу товарларның барысын да дүшәмбе көнне була торган базарда күрергә мөмкин була.
Вак предприятиеләрдән капиталистик мануфактура үсеп чыга. Хәзерге Кукмара районы территориясендә капиталистик мануфактураны оештыруда һәм барыннан да элек, киез итек басу, тире иләү, сарык тиресеннән тун тегү, бакырдан казан кою кебек промыселларда татар предпринимательләре актив роль уйныйлар. Купецлар - абыйлы-энеле Мөбарәкша һәм Мортаза Әхметовлар промтовар, Дәүләтша Фәхретдинов- мануфактура, Василий Володин, Андрей Симонов- бакалея, Наталья Коновалова- галантерея магазиннары ачалар. Василий Володинның бау хәзерләү, самовар һәм башка савыт-сабалар ясау мастерское була (ул элеккеге район комиссариаты бинасында урнаша). Купец Петр Вавилов халыктан очсыз гына бәягә итек сатып алуны оештыра. Шушы ук чорда абыйлы-энеле Николай һәм Сергей Комаровлар да итек бастыруга керешеләр. Хәзерге итек фабрикасы урынында Комаровлар фабрикасы барлыкка килә. Бөтен производство белән коммерция директоры булып исәпләнгән Николай Васильевич җитәкчелек итә. 1885 елда хәзерге Ворошилов урамында фабриканың яңа бинасы төзелә. 1890 нчы елда хәзерге итек фабрикасы урынында да яңа бина калкып чыга.
Фабрика киңәя. Аның даны илдән еракларга да тарала. Комаров фабрикасы товарлары 1889 елда Парижда Бөтендөнья күргәзмәсендә күрсәтелә.
Бертуган Родыгиннар да производствоны киңәйтәләр. Алар хәзерге №6 тегү фабрикасының кантора һәм элекке дәүләт банкы бүлекчәсе биналарын сатып алалар. Аларда итек басу оештырыла. Бөтен эш кул көче белән башкарыла.
1899 елда Кукмарада мәктәп төзелә. Бу елларда район территориясендә башка мәктәпләр дә барлыкка килә. Революциягә кадәр барлыгы 15 башлангыч мәктәп булып, аларның өчесендә татар балалары укый. Аларда 450 укучылар саны исәпләнә. Болар нигездә капиталист, сәүдәгәр, алпавыт һәм кулак балалары була.
Беренче Бөтендөнья сугышы елларында Кукмара аша тимер юл салына. Кукмара сәүдә үзәгенә әверелә. Үзәк базар барлыкка килә. Хәзерге Ленин бакчасында чиркәү күтәрелә. Шушы ук елларда һөнәр мәктәбе ачыла. Анда кешеләрне тимерче һөнәренә өйрәтәләр.

Герб Кукморского муниципального района

   "В червленом (красном) поле под лазоревой (синей, голубой) главой, обремененной зеленой, окаймленной золотом, о трех вершинах горой - две вписанных золотых ветви ели, расходящихся веерообразно; пространство между половинами ветви зеленое, соединенное с горой; образованная при этом зеленая фигура обременена серебряной парой валенок носками врозь". Символика герба Кукморского района многозначна, геральдические фигуры в символической форме отражают всё многообразие историко-культурной, экономической жизни района, его природные особенности. Зелёное трёхгорье, окаймлённое золотом, аллегорически символизирует природу района: рельеф района представляет собой возвышенную равнину, расчленённую долинами средних и малых рек. Золотые ветви, вырастающие из склонов острия (горы), символизируют ландшафтный памятник природы "Кукморская гора". Этот рукотворный лесной массив был заложен в 1966 году. Сейчас здесь произрастают такие редкие растения как ракитник Цингера, дремлик широколистный, чина сероватая и многие другие. Изображение золотых ветвей также напоминает струи расплавленного металла, что аллегорически указывает на металлургическое производство - Кукморский завод металлопосуды. Изображение валенок, украшенных цветными узорами, в гербе указывает на исторически сложившийся в районе валяльно-обувной промысел, который со временем сменился фабричным производством. В настоящее время изделия искусных кукморских мастеров известны далеко за пределами района и даже Республики. Золото и зелёный цвет аллегорически показывают сельское хозяйство района. Золото - символ урожая, богатства, стабильности, уважения; зелёный цвет - символ природы, здоровья, жизненного роста. Серебро - символ совершенства, благополучия, чистоты, мира и взаимопонимания. Красный цвет - символ мужества, силы, трудолюбия, красоты и праздника. Синий цвет - символ чести, благородства, духовности, небесных просторов и водных потоков. Авторская группа: разработка герба произведена Геральдическим советом при Президенте Республики Татарстан совместно с Союзом геральдистов России в составе: Рамиль Хайрутдинов (Казань), Радик Салихов (Казань), Ильнур Миннуллин (Казань), Константин Мочёнов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Москва), при участии Чулпан Юсуповой (Набережные Челны). Утвержден решением Кукморского районного Совета от 3 ноября 2006 года №44.Внесен в Государственный геральдический регистр Российской Федерации под №2738. Внесен в Государственный геральдический реестр Республики Татарстан под №78.

Флаг Кукморского муниципального района

   "Флаг представляет собой прямоугольное красное полотнище с отношением ширины к длине 2:3, несущее вдоль верхнего края голубую полосу в 5/18 ширины полотнища; посередине полотнища - композиция из герба в виде валенок в фигурной рамке, образуемой вверху контурами холмов, снизу - колосьями; композиция воспроизведена в зелёном, сером, белом и жёлтом цветах с чёрными контурами и внизу достигает края полотнища". Флаг разработан на основе герба района. Зелёное трёхгорье, окаймлённое желтым цветом, аллегорически символизирует природу района: рельеф района представляет собой возвышенную равнину, расчленённую долинами средних и малых рек. Золотые ветви, вырастающие из склонов острия (горы), символизируют ландшафтный памятник природы "Кукморская гора". Изображение золотых ветвей также напоминает струи расплавленного металла, что аллегорически указывает на металлургическое производство - Кукморский завод металлопосуды. Изображение валенок, украшенных цветными узорами, указывает на исторически сложившийся в районе валяльно-обувной промысел, который со временем сменился фабричным производством. Желтый и зелёный цвета аллегорически показывают сельское хозяйство района. Желтый цвет (золото) - символ урожая, богатства, стабильности, уважения; зелёный цвет - символ природы, здоровья, жизненного роста. Белый цвет (серебро) - символ совершенства, благополучия, чистоты, мира и взаимопонимания. Красный цвет - символ мужества, силы, трудолюбия, красоты и праздника. Синий цвет - символ чести, благородства, духовности, небесных просторов и водных потоков. Авторская группа: разработка флага произведена Геральдическим советом при Президенте Республики Татарстан совместно с Союзом геральдистов России в составе: Рамиль Хайрутдинов (Казань), Радик Салихов (Казань), Ильнур Миннуллин (Казань), Константин Мочёнов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Москва). Утвержден решением Совета Кукморского муниципального района от 26 января 2007 года №02. Внесен в Государственный геральдический регистр Российской Федерации под №2885. Внесен в Государственный геральдический реестр Республики Татарстан под №79.

Соңгы яңарту: 10 ноябрь 2015, 8:49
Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования