Детский оздоровительно-образовательный (профильный) центр

Балалар яшь-үсмерләр физик хәзерлек клубына 20 ел!
 

1990 елның август аенда мәгариф бүлеге каршында Балалар яшь-үсмерләр физик хәзерлек клубы ачыла.

Клуб балаларга системалы рәвештә физик тәрбия бирү, район мәктәпләрендә физик культура укытучыларына методик ярдәм күрсәтү максатынан оештырылды. Клуб эшчәнлегенә төрле спорт төрләре кертелде: татарча көрәш, гер, шахмат, баскетбол, волейбол, футбол, өстәл теннисы, җиңел атлетика, чаңгы, дзюдо, хоккей һәм башка төрләр.

Кукмара балалар яшь-үсмерләр физик хәзерлек клубы 20 ел дәверендә үзенең результатлары буенча республикада алдынгы урыннарда барды, һәрбер спорт төре үзенең тренерлары һәм балалары белән зур уңышларга ирештеләр.

 Кукмара районы гомер-гомергә футболчылары белән дан казанган район. Алтмышынчы елларда Мәгъсүт Гайфетдинов, Александр Юшков, Галиулла Гаптраупов, Сәлим Ульдановлар олы футболны башлап җибәрделәр. Алар алтмышынчы еллар уртасында Кукмара футболчылары арасында  дан тоткан егетләр. Мөхәммәтшин Ринат әлеге спортчылар арасында аеруча дан тоткан шәхес. Ел саен ул үзенең призына стадионда футбол ярышлары үткәрә. Бу ярышларның спонсоры да ул. Ярышларда җиңгән футболчыларга, ул үзенең бүләкләрен өләшә.

Туксанынчы еллардан алып спорт клубында, элеккеге традицияләрне дәвам итеп, футбол түгәрәкләре эшләп килә. Бик көчле футболчы Илдар Шакировны да районда хөрмәт итәләр. Ел саен аның призына футбол ярышлары үткәрелә. Иң көчле футбол командалары арасынан дүртенче номерлы мәктәп командасын (тренеры Накыйпов Рафис), Манзарас урта мәктәбе (тренеры Төхвәтуллин Хәйдәр), Зур Кукмара урта мәктәбе (тренеры Сәйфетдинов Фәрит), Кукмара икенче номерлы урта мәктәбе (тренеры Имамиев Ильнар), өченче урта мәктәбе (тренеры Малов Вясечлав, Хабибуллин Флорид), призлы урынарны алып киләләр. Кукмара гимназиясенән район җыелма футбол командасында шөгелләнүче И. Әхәтов, Д. Борханов, И. Хаҗиев, С. Ибраһимов, дүртенче номерлы урта мәктәп укучылары Р. Сәмиков, А. Төхвәтуллин, Р. Сафин, Р. Галимов, Зур Кукмара урта мәктәбеннән И. Фазылов, З. Хафизов, Ф. Галиевлар иң көчле футболчылар.  Зөлфәт район ярышларында иң көчле һөҗүмче исеменә лаек булдылар. Өченче номерлы урта мәктәптән Ә. Гатауллин, шул ук мәктәптән 14 яшьлек Р. Газизуллин, А.Сәйфетдиновлар район җыелма командасында футбол ярышларында республика чемпионы исемен алып кайттылар. Республика күләмендә узган «Күн туп» призына узган ярышларда призлы урыннарны яулап килделәр. Соңгы елларда укучылар арасында үтә торган республика спартакиадаларында егетләр белән бер рәттән Ф.Сәйфетдинов, Р.Нәкыйпов әзерләгән кызлар командалары да уңышлы чыгыш ясап киләләр. Х.Төхвәтуллин һәм Ф.Хәбибуллин командалары Вятка Аланы шәһәре беренчелегенә үткән кышкы футбол буенча уздырылган ярышларда өченче призлы урыннарны алып кайттылар.

Соңгы елларда сәламәтләндерү укыту үзәге мини-футбол ярышларында даими үткәрә башлады. Әлеге район мәктәпләре ярышларында Кукмара 2нче номерлы мәктәбе командасы (тренеры- И.Имамиев), өченче урта мәктәп командасы (тренеры Ф.Хәбибуллин), Кукмара дүртенче урта мәктәбе (тренеры Р.Нәкыйпов), Манзарас урта мәктәбе (тренеры Х.Төхвәтуллин), Зур Сәрдек гимназиясе командасы (Р. Низамиев) командалары район буенча ярышларда призлы урыннарны яуладылар. Быелгы уку елында район администрациясе башлыгы призына үткән футбол ярышларында катнашып, Манзарас урта мәктәбеннән Х. Төхвәтуллин җитәкләгән футбол командасы беренче призлы урынны яулады. Димәк, без әле санап үткән футболчылар командалары уңышы белән чын  күңелдән горурлана алабыз. Бүгенге көндә спортның футбол төре буенча мәктәпләр базасында 9 тренер эшли. Әлеге түгәрәкләргә 285 бала тартылган. Элеккеге спортчы-футболчылар Хәсәнов Рөстәм, Марсель Нәҗиповлар да бүгенге көндә танылган спортчылар.

Җиңел атлетика төрен дә яхшы яктан гына билгеләп үтәргә булла. Әлеге ярышларда В.Васильев - Нырья урта мәктәбе, А.Әхмәтов - өченче номерлы урта мәктәбе, И.Сәләхов -Зур Кукмара, М.Гөбәйдуллин – Нырты урта мәктәбе командалары район һәм республика күләмендә узган ярышларда элек-электән призлы урыннарны алып киләләр. Республика буенча укучылар арасында үткәрелгән спартакиадаларда катнашып чемпион һәм призер исемнәренә лаек булган укучыларыбыз да шактый: Нырья урта мәтәбен укучылары (тренерлары В.Васильев) Е. Павлова, Р. Иванов, И.Федорова, А.Гаврилова, А.Кузьмин, В.Иванов, Р.Нәҗипов, А.Гарифуллин, С.Васильев кебек спортчы егет һәм кызлар район данын күп мәртәбә якладылар. Олырак яшьтәге спортчылар арасында ике елга бер мәртәбә үткәрелә торган «Авыл егетләре» бәйгеләрендә беренче призлы урыннарны алып килделәр. Алда санап үткән мактаулы Нырья мәктәбе укучы-спортчыларыннан тыш дүртенче номерлы мәктәбеннән Р.Сафин, Мәчкәрәдән, Кукмара икенче урта мәктәбеннән Я.Рәхмәтуллина, Ю.Павлова, Г.Миннебаева, Р.Хәмидуллина, Поч Кучуктан Р.Фәйзрахманова, Олыяздан Н.Хәбибрахмакновлар республика һәм район күләмендә танылган спорт осталары Р.Фәйзрахманова исә Яр Чалы физкультура институты студенткасы,  җиңел атлетика буенча республика җыелма командасында шөгыльләнә һәм илкүләм ярышларда катнаша. Бүгенге көндә сәламәтләндерү һәм укыту үзәгендә җиңел атлетика түгәрәкләрендә өч тренер эшли, әлеге түгәрәкләрдә 60 укучы шөгельләнә. Җиңел атлетика буенча ел саен октябрь аенда укучылар арасында уза торган көзге кросс ярышлары уздырыла. Бу ярышларда аеруча Ош-Юмья, Нырья, Нырты, Зур Кукмара, Түбән Үрәс, Мәчкәрә, Олыяз урта мәктәпләре аеруча зур нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Һәр язда Олыяз мәктәбе базасында күренекле йөгерешче, республика рекордсмены Миннемулла Мотыйгуллин призына урта сыйныф укучылары арасында җиңел атлетика ярышлары уздырыла. Бу ярышларда Кукмара өченче, Олыяз, Мәмәшир, Яныл, Зур Кукмара, Сәрдекбаш, дүртенче номерлы Кукмара урта мәктәпләре укучылары призлы урыннар яулап киләләр.

Алтмыш-җитмешенче елларда район данын яклап килүче данлыклы чаңгычылар Г.Гайнанов, Г.Вәлиев, М.Гөбәйдуллин, Н.Саватеев, Ш.Шәрипов, Р.Мортазин, П.Кузьмин һәм Г.Чернов, Н.Гаврилов һәм башка чаңгылар башлангычын районның күп кенә чаңгычы егет һәм кызлары дәвам итә. Район сәламәтләндерү үзәге һәр елның кыш айларында чаңгы ярышлары үткәреп килә. Районның танылган чаңгы спорты осталары Марсель Гөбәйдуллин, Петр Кузьмин призына да район күләмендә ярышлар үткәрелә. Әлеге ярышлар Нырты һәм Нырья мәктәбе базаларында үткәрелә. Биатлон һәм чаңгы буенча республикада танылган спррт остасы Петр Кузьмин призына район буенча биатлон ярышлары да үткәрелә.

Остазлары оста булган мәктәпләрдән менә дигән чаңгычы осталар да чыга. Нырты урта мәктәбе укучылары элеккеге күренекле чаңгычылар М.Гөбәйдуллин, З.Хөсәенов тәҗрибәсен алган Л.Әкбәрова, И.Сәлимҗәнов, М.Сөләйманов, Р.Гыйльманов Г.Галиәкбәров, Р.Гыйльметдинов, Ю.Ибраһимова, С.Загриева, Я.Иванова, Л.Вәлиева, Л.Нургалиева, А.Рәхимова,   Н. Михайлова, Исламова Зур Кукмара урта мәктәбеннән Р.Леонтьева, Э.Шәфигуллина, М.Садретдинов, И.Фазылов, Р.Садретдинов, И.Мөхәммәтгалиев, И.Галәветдиновлар (тренерлары-спортмастеры И.Сәләхов), бертуган егетләр И.Галиәхмәтовлар, Нырья мәктәбе кызлары Н.Михайлова, Исламова, И.Федорова, И.Варламова, Н.Семенова республика призерлары. (тренерлары-В.Васильев). Чаңгы спорты буенча да безнең район мактанырлык.

Волейбол буенча элеккеге спорт осталары Ш.Вәлиев, Г.Вәлиев, Х.Насыйров, Д.Камалиев, Айрат һәм Илсур Вахитов, В.Маслов, Б.Карпюк, И.Шакиров һәм башка волейболчыларның традицияләрен дәвам итүчеләр районда шактый. Районда бу спорт төре буенча мәктәп укучылары арасында төрле волейбол ярышлары уздырыла. Яниль Сәрдек, Өскебаш, Сәрдекбаш урта мәктәпләре дә үз призларына традицион ярышлар үткәреп киләләр. Вәлиев Габделфәт призына да ел саен ярышлар үткәрелә. Әлеге мәктәпләр базасында оста волейболчылар тәрбияләнә. Республика күләмендә уздырыла торган традицион волейбол ярышларында районның кызлар һәм егетләр командалары призлы урыннарны яулап киләләр.

2003 елдан башлап хәзерге көнгә кадәр Р.Нәкыйпов җитәкчелегендәге кызлар командасы районда һәм республика күләмендәге ярышларда даими рәвештә призлы урыннар яулап киләләр. И.Хәзиева, А.Биктимерова, Г.Валиева, Г.Ризванова, Р.Хөсәенова, А.Төхвәтуллина үзләрен танылган спортчы буларак таныттылар. Алар барысы да беренче татар гимназиясен тәмамлап, тормышта үз юлларын таптылар. Шулай ук егетләр командасы да сынатмый. А.Вахитов җитәкчелегендәге егетләр командасы (беренче татар гимназиясе) республика һәм район призерлары. Команда составында Ф.Ногманов, Ф.Гәбделхаев, И.Сабиров, В. Мөликов, Л.Борһанов, Р.Шәрәфиев, И.Бикбаев, А. Мәрданов, И. Әхатов, Д. Дәүләтшиннар да дүртенче мәктәп базасында Р.Газизова кул астында тәрбияләнеп, республика һәм зона ярышларында призлы урыннарны яулап баралар. Әлеге мәктәп базасында Н.Хәбибуллина тәрбияләгән кызлар командасы да республика волейболчылары арасында данлыклы урын биләп килделәр. Команда составында З.Бәдретдинова, Г. Нуриева, И.Леонтьева, Д.Хәзиева, В.Рәхиева, Р.Зәйнетдинова, Ю.Мифтахова, А. Петрова, Л. Исхакова кебек волейболчы кызлар да матур уен үрнәкләре күрсәттеләр.

Сәламәтләндерү үзәге волейболчы кызлар һәм егетләре командалары республика ярышларында яхшы уен үрнәкләре күрзәтеп баралар. Волейбол түгәрәкләрендә барлыгы ундүрт тренер хезмәт куя, аларда 270 бала шөгыльләнә.

Район мәктәпләрендә өстәл теннисы да популярлашып килә. Сәрдекбаш мәктәбе (тренеры З.Мөхәммәтҗәнов, Мәмәширдән Р.Сабирҗәнов, Р.Шәгиевлар икенче урта мәктәптән М.Мухаметгалиев, Манзарас урта мәктәбеннән Д.Гәлиәхмәтов, Өскебаштан Д.Гиниятуллина, Югары Арбаштан Р.Гильмутдинов, Түбән Үрәстән И.Хафизов командалары район ярышларында уңышлы чыгыш ясыйлар. Югары Арбаш мәктәбендә Гәрәев Ясәви призына, Сәрдекбаш мәктәбендә элеккеге мәктәп директоры РСФСРның атказанган укытучы Нәбиев Мөзәкир призына теннис буенча ярышлар үткәрелә. Өскебаш мәктәбе базасында мәктәп призына, Манзарас мәктәбендә районның көньягында урнашкан мәктәпләр арасында да теннис ярышлары үткәрелеп килә. Бүгенге көндә сәламәтләндерү үзәгендә теннис буенча җиде тренер эшли, аларда 120 бала шөгыльләнә.

Шахмат уены да укучылар арасында популярлашып килә. Спорт клубында әлеге түгәрәкләрдә беренче эшне Әхмәтшин Илдар башлап җибәрде. Бу туксанынчы еллар иде. Шахмат уены традицияләре районда танылган шахматчы М.Хәйруллиннан алып килә. Шушы ук елларда «Заря» кунакханәсенең подвалында шахмат сөючеләр клубы ачылып ките. Әлеге клубны оештыручы Авель Иванов, Илдар Әхмәтшин, Илгиз Хәзиев, Хәйдәр Гариповлар зур өлеш керттеләр. Әлеге базага күп кенә мәктәп укучылары йөреп шахмат уйный башладылар. Беренче тренерлар булып И.Әхмәтшин, Х.Гарипов, Р.Рәхимуллин, В.Абдуловлар эшләделәр. Районда шахмат буенча төп тренерлар В.Абдулов, С.Хисамова (дуртенче урта мәктәп), Ф.Нуриева (Ядегәр урта мәктәбе) шахмат түгәрәкләрендә актив эш алып баралар. Район балар бакчаларында да күп кенә шахмат түгәрәкләре эшли. «Ромашка» 10 номерлы балалар бакчасында тренер Г.Миннебаева бик уңышлы эшли. 1996 елдан башлап республикада уза торган шахмат ярышларында да призлы урыннарны яулап киләләр. Укучылар арасындагы районның иң көчле шахмачылары да санап үтәргә кирәк. Олыяздан Д.Хәкимуллин, Кукмара 2 нче урта мәктәбеннән В.Васильев, шушы ук мәктәптән А.Васильев, Р. Әхмәтшин, Г.Әхмәтшина, Л. Идрисова, А. Иванов, А. Җиһаншиннар. Югары Арбаштан Р.Каюмова, Ош-Юмья дан Т.Иванова, Зур Кукмарадан Д.Рәхимуллиннар яхшы шахматчылар буларак танылдылар. Бу шахматчыларны әзерләүгә тренерлар Кукмарадан И.Әхмәтшин, Х.Гарипов, В.Абдуловлар зур көч куялар. Икенче номерлы урта мәктәптән В.Васильев республика һәм Казан беренчелегенә үткән ярышларда төрле елларда беренче, икенче, өченче урыннарны яулады. Ул бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә яши. 2007-2008, 2009 нчы елларда Әлмәт районында үткән ярышларда беренче урыннарны яулады, район чемпионы исемен алды.

Кукмара 2нче урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы А.Җиһаншин, 2009 нчы елның сенябрь аенда Казан беренчелеге буенча узган 12 яшькә кадәр балалар арасында ярышта беренче призлы исемне яулады. Шахмат буенча район мәктәпләрендә дүрт тренер эшли, бу түгәрәкләргә 125 бала йөри.

Безнең Кукмара районы элек-электән татарча көрәш  осталары белән дан тота. Хәзерге укучылар да элеккеге спорт осталары М.Фәхретдинов, Н.Галиев, Г.Вәлиев һәм башкалар традицияләрен дәвам итәләр. Татарча көрәш буенча республика ярышларында елның-елында призлы урыннарны алып киләләр.

Чишмәбаштан И.Ганиев, Сәрдекбаштан Ф.Кадыйров, Н.Галимуллин, М.Бикмөхәммәтов, Р.Әхкәмов, Адайдан Ф.Мөхәммәтгалиев, А.Минегалиев, Ф.Ногманов, Ядегәрдән Ф.Исмагилов,  Кукмарадан И.Кашапов, З.Гарифуллин һәм башка бик күп ярышларда җиңүчеләр булып танылдылар. Күбесе спорт мастеры исемнәрен алып республика чемпионнары исемнәрен яуладылар. Милли көрәш буенча спорт осталарын актив тәрбияләүче , үзләре дә көрәш осталары Ф.Кадыйров (Сәрдекбаш), Р.Шагеев (Мәмәшир), Т.Әхкәмов (Кукмара) һәм башкалар күп кенә спорт осталарын әзерләделәр һәм әзерлиләр. Безнең Яшь көрәшчеләр арасында өч Россия чемпионы бар, Шагеев Рифат, Хәсәнзянов Руслан(Мамашир) тренеры Шагеев Р.И., Гимадутдинов Ильсур (Байлангар) Хазиахметов И.Н. Алар Татарстан данын яклап Россия беренчелегендә үз үлчәү авырлыкларында Россия чемпионнары булып калдылар. Төрле мәктәп түгәрәкләрендә Милли көрәш белән 210 укучы шөгыльләнә.

Танылган спорт мастерлары республикада дан казанган тренерлар: Н.Зиатдинов, Р.Шагеев, Ф.Кадыйров, М.Ваккасов, И.Шәймарданов, Ш.Габидуллин, И.Исмагилов һәм башкалар Республиканың атказанган спорт осталары исемен йөртәләр. Түбәндәге тренерлар – Ф.Сабитов, Д.Галиев, Р.Хәкимуллин, И.Хәҗиәхмәтов, Р.Вильданов, В.Ногманов, И.Исмагилов, Я.Зиятдинов, Р.Әхкәмов, И.Исламов, И.Шәймарданов, Ш.Габидуллин, И.Гиматдинов туксанынчы еллардан бирле актив эшчәнлек алып баралар. Аларны республика күләмендә яхшы беләләр. Әлеге тренерлар Республика күләмендә танылган көрәш буенча күп кенә спорт мастерларын тәрбияләделәр. Алар арасында Милли көрәш буенча танылган спорт мастеры Нуретдин Зиатдинов аерым игътибарга лаек. Ул Зур Сәрдек мәктәбендә укыганда ундүрт яшендә үк көрәш белән шөгыльләнә башлый. Казан педагогия институтының физкультура – спорт факультетын тәмамлаган егет хезмәт юлын 1985 елда Зур Сәрдек урта мәктәбендә тренер- укытучы булып эшли башлый. 1999 елда балалар яшьүсмерләр физик хәзерлек клубына директор булып билгеләнә. Ул директор булып эшләгән дәвердә балалар һәм яшьүсмерләрнең физик хәзерлек клубында, клубта тәрбияләнүчеләр республика күләмендә төрле спартакиадалар, ярыш һәм конкурсларда призлы урыннар алалар.

Нуретдин Сәхәбетдинович районда көрәшнең милли татар-башкорт төрен җәелдерүгә зур өлеш кертте. Туксанынчы еллар башыннан алып республиканың 17 спорт клубы арасында Нуретдин Зиатдинов җитәкләгән клуб ел саен беренче призлы урыннарны яулап килде. Респблика күләмендә Татарстан Республикасы яшьүсмерләр һәм зурлар арасында төрле спорт төрләре буенча 50 чемпион һәм призерлар әзерләде, Татарстанның 8 спорт мастерын һәм бер республиканың атказанган спорт мастерын әзерләгән. Аның җитәкчелегендәге Милли көрәш командасы Республика күләмендәге «Сабантуй» газетасы призына ярышларында 8 тапкыр беренче урынны яулый, шушы яшьүсмерләр арасында «Татарстан яшьләре» газетасы призына үткәрелгән республика ярышларында да 7 мәртәбә беренче урыннарны яулады.

Көрәш буенча М.Җәлил призына зурлар арасында милли көрәш буенча 1993 нче еллардан алып үткәрелгән ярышларда Кукмара көрәшчеләре күп мәртәбәләр призлы урыннарны яулый һәм яулап килә.

1993 елдан башлап Н.Зиатдинов алты ел рәттзн Татарстан Республикасының яшьләр  туризм һәм спорт эшләре Министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасының иң яхшы тренеры» дигән исемне яулап алды. Республика күләмендә уздырыла торган татарча –башкортча көрәш федерациясе рәисенә рапорт бирү мактактаулы эше дә аңа тапшырыла. Күп кенә Россия, Татарстан район күләмендә милли көрәш ярышларында да ул дәрәҗәле, танылган һәм ихтирамлы хөкемдар.

Милле көрәш буенча оста оештыручы Татарстанның атказанган спорт мастерлары Р.Шагеев, М.Вәккәсов гомерләрен зур спортка багышлаган танылган шәхесләр. Алар барысы да Россия күләмендәге чемпионнар.

Җыеп әйткәндә, милли көрәш ул- татар халкының бай традицияләрен дәвам итүче спорт төре, яшьләрне физик яктан чыныктыру чыганагы.

Туксанынчы еллар уртасында танылган спорт мастеры М.Галимуллин районда дзюдо көрәше төрен ачып җибәрде. Тренер И.Ибәтов белән берлектә алар Кукмарада күп кенә дзюдо осталарын әзерләделәр. Шушы еллардан бүгенге көнгә кадәр М.Бәдретдинов кебек көчле спорт мастерлары һәм спортчылар әзерләнде.

1997 елда ул Лубянга күчеп китеп, андагы яңа мәдәният йорты базасында дзюдо түгәрәге ачып җибәрде һәм күп укучы яшьләрне олы спортка тартты. Спорт залына зур ремонт ясаттырып эшне бар көченә җәелдереп җибәрде. Кыска вакыт эчендә улы Руслан белән бергәләп дзюдога нигез салып кына калмадылар, республика һәм Россия дә балалар, яшьүсмерләр арасында үткәрелгән ярышларда да катнаша башладылар. Аның тәрбиясендәге балалар В.Костин, П.Зәрипов, О.Дәүләтова, Т.Кирюшина, Франциянең Гренобыль шәһәрендә уздырылган халыкара һәм Россия күләмендәге дзюдо ярышларында призлы урыннарны яуладылар. Т.Кирюшина исә Бөтенроссия һәм Татарстан Республикасы ярышлары чемпионкасы дәрәҗәсенә иреште.

Шулай итеп, районыбыз укучы-яшләре арасында дзюдо, самбо һәм башка көрәш спорты төрләре җәелә бара. Мөдәрис Галимулла улы шәкерте спорт остасы М. Бәдретдинов спорт төрләре буенча белемен күтәреп, самбо-дзюдо төре буенча эшен башлап җибәрде. Аның күп кенә шәкертләре Россия буенча үткәрелгән ярышларда чемпион исемнәрен һәм призлы урыннарны яулап кайттылар. Пенза, Түбән Новгород, Самара өлкәсендәге Кишелҗ-Черкассы, Анапа, Шекино, Энгельс һ.б. Россия күләмендә уздырылган күп мәртәбә медаль һәм кубоклар яулап кайттылар. Алар арасында чемпион исемнәрен яулаган спортчы балалар да җитәрлек. Мәсәлән, Д.Шәфигуллин, А.Сафин, А.Шәнгәрәев, Н. Закиров, Р.Хәмидуллин, А.Йосыпов, И.Шәйдуллин яшь спортчылар Россия чемпионнары һәм призерлары булдылар.

Бүгенге көндә әлеге спорт төре «Зилант» спорт мәктәбендә уҗышлы гына дәвам итә.

Республикабыздагы кебек районда да балалар һәм яшьүсмерләр кышкы спорт төре хоккейга актив тарттылар. Районда беренчеләрдән булып: Х.Төхвәтуллин, И.Ганиев, С.Хәйбуллин хоккей уеннарын башлап җиберделәр. Х.Төхвәтуллин беренче һәм дуртенче мәктәп базаларында хоккей коробкалары ясатып күп кенә мәктәп балаларын хоккейга тартты. Алда санап үткән тренерлар барысы да яхшы спорт осталары буларак район ярышларында актив катнашып йөрделәр.

Х.Төхвәтуллин шәкертләре бертуган игезәкләр Айдар һәм Айрат Хәнәфиев, И.Имамиев, А.Хамматов (бугенге көндә үзләре дә хоккей буенча спорт тренерлары булып эшлиләр). Эшмәкәрләр И.Зәһидуллин, А.Кәбировлар да әйбәт уенчылар. Ике мәктәп базасында да эшләп, ул үзенең менә дигән спортчы шәкертләрен тәрбияләп калдырды. Аларның күбесе бүгенге көндә танылган хоккейчылар, район җыелма командаларын призлы урыннарга алып чыгучылар.

Илдар Ганиев армия сафларыннан кайткач, сиксәненче еллар уртасында итек фабрикасында, Вахит урамында комсомол секретаре Д.Галиәхмәтов, спорт инструкторы Р.Хәсәнов җитәкчелегендә комсомоллар көче белән төзелгән хоккей коробкасында «Вахитово» командасын оештырып җибәрде. Район күләмендә беренче иң яхшы үрнәкләр утлар белән җихазландырылган әлеге хоккей мәйданы күп кенә районнардагы спортчыларын көнләштерерлек иде. Әлеге микрорайонда яшәүче һәм эшләүче, олысы һәм кечесе өчен әлеге боз мәйданы хоккей ярышлары һәм массакүләм конькида шуу мәйданына әверелде.

Әлеге елларда район буенча хоккейга бик игътибар артты. Барлык урта мәктәп базаларында, колхозлар көче белән хоккей мәйданчыклары төзелде. Соңгы елларда бик яхшы спорт таләпләренә туры килә торган Байлангар, Вахит, Олыяз, Зур Сәрдек, Сәрдекбаш, Туембаш, Купка мәктәп һәм авыл базаларында бүгенге таләпләргә туры килә торган хоккей мәйданчыклары эшләде һәм эшләп килә.

Кукмараның И.Ганиев җитәкләгән «Вахитовчы» командасы туксанынчы елларның яртысында Республика күләмендә үтә торган «Алтын алка» кубогына уздырыла торган хоккей ярышларында, зона ярышларында җиңеп, финалда дүрт мәртәбә Республика чемпионы булып калдылар.

Костромада үткән авыл спортчылары Россия беренчелегенә спорт ярышларында 2 ел рәттән Ганиев шәкертләре икенче призлы урын алып кайттылар. Команда уңышларына зур өлеш керткән Яшь егетләрне дә санап үтми булмый: И.Шәймарданов, И.Нуриев, Р.Галлямов, Т.Нурмухаметов, Р.Хабибрахманов, Р.Абдуллин, В.Уэтов, С.Уэтов, А.Глухов, В.Малов, Е.Калинин үзләрен көчле спортчы егетләр буларак таныттылар. Бүгенге көндә алар район хоккей командасы составында якташлар данын яклап киләләр.

И.Шәймарданов бүгенге көндә «Зилант» спорт мәктәбендә төрле спорт уеннары буенча оста тренер булып эшли. И.Нуриев боз сараенда балалар белән хоккей түгәрәге алып бара.

Без тәрбияләгән хоккей осталары югарырак район дәрәҗәсендәге «Боз сарае» кебек комплексларында безнең традицияләрне уңышлы дәвам итәләр.

Безнең район сәламәтләндерү укыту үзәге 20 еллык юбилеена зур уңышлар белән килә. Моны инде районыбыз халкы белә. Әлеге мәктәптә тәрбияләнгән спорт осталары да 1990 елдан алып бүгенге көнгә кадәр үзәкне җитәкләгән спорт осталары директорларын зур хөрмәт белән искә алалар. 1990 елдан алып хәзерге көнгә кадәр әлеге үзәкне җитәкләгән беренче директор Х.Гарипов, Р.Рәхимуллин, Н.Зиатдинов, М.Вәккәсов җитәкчеләр һәм алар белән бергә кулга-кул тотынышып озак еллар эшләгән М.Корбангәлиева, М.Фәсхиева, кебек спорт белгечләре бүгенге көндә дә район спорт сәламәтләндерү, яшь буынны халкыбызның буынны халкыбызның спорт традицияләренә тарту буенча зур хезмәт куялар.

Укучылар спорты буенча безнең ирешелгән уңышлар да мактанырлык. 1996 елдан алып Мәгариф министрлыгы оештырган спартакиадаларда 2009 елга кадәр район спортчы укучылары беренче призлы урыннарны алып килделәр. Ике меңенче елдан алып 2004 елга кадәр укытучылар арасында «Аргамак» дип исемләнгән спорт ярышлары үткәрелеп килде. Әлеге ярышларда да укытучылар призлы урыннарны яуладылар.

Республика күләмендәге ярышларда казанылган уңышлар нәтиҗәсен район мәктәпләренә бүләк итеп бирелгән ПАЗ, Газель, УАЗ автобус һәм машиналарыннан да күрергә була.

Билгеле булганча, 2013 елда республикабыз башкаласында яшьләр арасында районыбызның без тәрбияләп үстергән талантлы яшь спортчылары да зур уңышларга ирешер дип ышанасы килә.

Әлеге мәкаләдә район спорты уңышлырына керткән барлык спортчы шәхесләрне, аерым зур өлеш керткән тренер һәм   укучыларның олы хезмәтләрен язып бетереп булмый.

Һәр спорт сөюче, район данын спорт төрләре буенча югары күтәргән спорт осталары, һәвәскәрләр әлеге мәкаләдә искә алынмаган шәхесләр бик күп. Безнең гомуми эшчәнлегебез һәм үзләренең фикерләре турында алар да һәм спорт сөюче райондашларыбыз киңрәк мәгълүмәтлар бирелгән мәгълүмәтларны язсыннар иде.

Әлеге язмалар: сәламәтлек укыту юнәлеше үзәгенең бүлек мөдире Д.Галиәхмәтов берлегендә Татарстан журналистлар бүлеге әгзасы Вагыйз Хәсәнов катнашында язылды.

                                                                                        

Последнее обновление: 7 сентября 2012 г., 16:48

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International