Татар теле һәм әдәбияты атналыгы

3 февраля 2012 г., пятница
А.М. Булатов исемендәге Кукмара ш.т.б. Күппрофильле лицеенда татар теле һәм әдәбияты атналыгы бара. Атналык барышында төрле чаралар үткәрелә.
   
 5-8 нче сыйныф укучылары арасында татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада узды. Укучылар теләп катнаштылар һәм үз белемнәрен күрсәттеләр. Җиңүчеләргә грамота тапшырылды.
       
5 нче сыйныф укучылары арасында “ Безнең йөрәкләрдә син, Тукай!” дигән викторина узды. “Тукай шәкертләре”, “Туган тел”, “Тукай оныклары” командалары чыгыш ясады. Укучылар Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрен сынадылар. Бәйге берничә турда үтте, командалар әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Бөек шагыйребез Тукай турында иң күп белүче команда булып 5 Б сыйныфы укучылары танылды.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International