Патриот-шагыйрь М.Җәлилнең 106 еллыгы уңаеннан Кукмара татар гимназиясендә “Муса Җәлилнең тоткынлык чоры” темасына дәрес-конференция үткәрелде

18 февраля 2012 г., суббота
Укучылар Җәлилнең тоткынлык чоры тормышы белән таныштылар, шушы чорда язылган шигырьләрен сөйләделәр, Муса турында истәлекләр белән таныштырдылар. Германиядә әсирлектә вакытта М.Җәлилне күргән Гаян ага Әхмәтшин Кукмара районының Зур Сәрдек авылында яши. Оныгы Рөстәм – гимназиябезнең 10 нчы сыйныф укучысы – сыйныфташларына бабасының әсирлектәге тормышы турында сөйләде. Дәрес-конференциядә якташыбыз Фоат Галимуллин укуында М.Җәлилнең шигырьләре, шагыйрьнең хатыны Әминә ханым белән әңгәмә тыңланды, шагыйрь турында фильм күрсәтелде.

15 нче февраль – М.Җәлилнең туган көне уңаеннан газета чыгарылды һәм китаплар күргәзмәсе оештырылды.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International