Мамашир авыл китапханәсендә башлангыч класс укучылар белән “М.Җәлил иҗатында патриотизм” исемле балалар иртәсе үткәрелде

18 февраля 2012 г., суббота
Барлыгы 25 укучы катнашты. Патриот шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырылды һәм иҗатына анализ ясалды. Балалар шагыйрьнең “Имән”, “Җилләр”, “Чәчәкләр”, “Кичер илем”, “Күршеләр”, “Соңгы җыр” һәм башка шигырьләрен сөйләделәр. Укучылар башкаруында “Сагыну”, “Җырларым”, “Сәгать” җырлары тәкъдим ителде. Китапханәче соңыннан “Муса Җәлил - патриот шагыйрь” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.
  
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International