Татарча көрәш буенча бәйге

22 февраля 2012 г., среда
17-19 февральдә Яр Чаллы шәһәрендә татарча көрәш буенча "Ватаным Татарстан" газетасының герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге призына Халыкара бәйге үткәрелде.
Анда Татарстаннан, Россиядән 50гә якын команда, 400дән артык көрәшче 10 үлчәү авырлыгында көч сынашты. (Бәйге турында язма газетаның киләсе саннарында биреләчәк).
Бәйгенең беренче көнендә, ярышларны ачу тантанасында иң яхшы спортчылар, тренерлар, ветераннар, спорт темасына язучы журналистлар һәм матбугат чараларына бүләкләр тапшырылды. Районыбызның "Хезмәт даны" газетасы массакүләм мәгълүмат чараларында спортны, аерым алганда татар көрәшен яктырткан иң яхшы район газетасы номинациясендә җиңеп чыкты һәм республиканың татар-башкорт милли спорт көрәше Федерациясенең Дипломы белән бүләкләнде.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International