Бәйрәм белән котлау

22 февраля 2012 г., среда
Кукмара муниципаль район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин райондашларыбызны 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
Бу бәйрәм - хәрбиләргә, туган җирен, халкыбызның иминлеген саклап утка-суга кергән батырларга, хәзер Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп, ил сагында торучы егетләргә олы ихтирам билгесе ул, - диелә котлауда. Ватанны саклау һәрвакыт ир-егетләр өчен зур горурлык булды. Меңнәрчә егетләребез солдат хезмәтендә чын тормыш юлы үтте, чыныгу алды. Ватан иминлеге сагында торган һәркемгә иминлек, нык сәламәтлек, бәхет телим.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International