|
Ватанны саклаучылар бәйрәме көннәрендә Кукмараның спорт мәйданчыклары гөрләп торды. А.М.Булатов исемендәге лицейда шахмат ярышлары кызса, "Олимп" боз сараенда яшь хоккейчылар ут уйнатты. Бу көнне тренер Илдар Ганиев шәкертләре Казанның "Ак Барс" мәктәп-интернатында шөгыльләнүче балалар белән уйнады. Зур Кукмараның "Ялкын" спорткомплексында "Хезмәт даны" газетасының традицион мини-футбол турнирының финал ярышлары тәмамланды. Быел унбишенче тапкыр үткәрелеп, спорт белән шөгыльләнүгә мөмкин кадәр күбрәк халыкны җәлеп итүне күздә тоткан турнир үз максатына иреште: 19 команда старт алып, өч айга якын очрашып-ярышып тордылар, 200ләп ир-егет сәламәтлекләрен ныгыттылар, аралаштылар, дуслаштылар. Бәйге баштагы елларда кар өстендә үтеп, 5-6 команда бер көн эчендә җиңүчене билгели иделәр. Быел 23 февральдә иң яхшы дүрт команда мини-футбол марафонының җиңүчесен ачыклады. |