Гаилә фермаларына ярдәм дәвам итәчәк

6 марта 2012 г., вторник
Районыбызда хәзерге вакытта югары технологияле 20 гаилә фермасы эшләп килә. Аның 13е сөт җитештерү белән шөгыльләнә. Агымдагы елда тагын 15 ферма төзү, ә инде 2013 елга мондый төр терлек комплекслары санын 50гә җиткерү күздә тотыла.    Быел төбәктә тагын ике федераль программа эшли башлады: "Эшен яңа башлап җибәрүче фермер" һәм "Гаилә терлекчелек фермалары". Семинарда катнашкан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин һәм  район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина бу программаларга аерым тукталды. "Россельхозбанк"ның Кукмарадагы өстәмә офис идарәчесе Зөбәйдә Шәрифуллина кредит алу тәртибе белән таныштырды.

Сафиннарның гаилә фермасында утыз ике баш савым сыер , 13 бозау, ат, дистәдән артык умарта бар. 140 гектарда ашлык, бәрәңге, терлек азыгы культуралары игәләр.  Ел дәвамында Казан базарында 80 тонна бәрәңге, 10 тонна суган, 4 тонна кишер һәм 4 тонна кызыл чөгендер сатканнар. Ит һәм яшелчә сатудан бер миллион 500 мең сумлык керем алганнар.

- Гаилә фермасы булдыру безнең кебек җир кешеләренә киләчәктә үз юлыңны табу, акча эшләү өчен зур мөмкинлекләр ача, - ди Илфат Сафин.          
- Сөтне, итне җитештерү генә җитми, сыйфатлы итеп тапшыру да кирәк. Шул чагында гына аның бәясе бар. Ә инде киләчәктә үзебез эшкәртә дә алсак, бермә-бер отышлы булачак.

Яшьләр  авылда калсын дисәң, биредә аларга эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен җирлек булдырырга кирәк. Хәзерге вакытта "Лизинг - грант" программасы кече хуҗалыкларга аякка басарга булыша. Инвестицион үсеш агентлыгыннан финанс ярдәмнең өчтән бере авылны торгызуга юнәлдерелергә тиеш.

Семинарда шулай ук терлекләрнең сакланышы, үрчем алу, технологиянең үтәлеше, продукция алуны арттыру һәм башка мәсьәләләр турында сөйләшенде.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International