Кыш озату

22 марта 2012 г., четверг
                                                                                                         Көннәр аяз, күктән алсу
                                                                                                     Нур сибеп,кояш көлә.
                                                                                                               Җиргә тама көмеш тамчы –
                                                                                                          Сагынып көткән яз килә.

           Шигырьдә язылганча яз да килеп җитте. Димәк, тиздән авылларда язгы эшләр башланачак. Басуларда карлар эреп, җирләр бераз кипкәч, тракторлар кырга чыгар, җир эшкәртер, бөртек чәчәр.

Ләкин авыл кешеләре эштән бушаган арада күңелле итеп ял да итә беләләр. Чуллы авылында да 18 март көнне Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.

Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Бу көнне өйдән-өйгә кереп, теләк теләп, сый- бүләк җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗаларына яңа елда саулык-иминлек, кырларга бай уңыш, озын гомер теләгәннәр.

Чуллыда да Нәүрүз бэйрэме язгы спортакиада белән үрелеп барылды. Аны Туембаш авыл җирлеге башлыгы Гарипов Илфат Фәрит улы үзенең котлау-тәбрикләүләре һәм теләкләре белән башлап җибәрде. Бәйрәм җыр, бию, төрле уеннар белән аралашып барды. Бертуктаусыз музыка яңгырый, һәркем үзенең осталыгын күрсәтә: кемдер җырлый, кемдер бии, кемдер гер күтәрә, аркан тартыша, капчык киеп йөгерә, мылтыктан ата... Ә кырда чаңгы ярышлары гөрләп бара. Кече яшьтәге мәктәп балаларыннан башлап өлкән буын кешеләренә кадәр чаңгыда ярышалар. Моны карау үзе ни тора!...

Шул арада уңган апаларыбыз казан асып пылау пешерә, табада коймак кыздыра.Теләгән кеше Нәүрүз боткасыннан авыз итә, кайнар коймак белән тәмле чәй эчә алды.

Нәүрүз ахырында бәйрәмнең иганәчесе ООО “Тойма” ширкәте җитәкчесе Галиев Рәҗәп Канафи улы  һәр җиңүчене котлап, үзенең истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Шулай итеп, Чуллы авылы халкы ял да итә, тырышып эшли дә белә. Ә алда язгы кыр эшләре көтә. Алар беткәч, авылда җәйге Сабантуйлар да гөрләр әле.

 
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International