"Сәясәт ул - икътисадның чагылышы", - дип юкка гына әйтелмидер. Болгавыр чорларда азапланганнан соң, аякка басып, "Восток" хуҗалыгының элекке егәре кайта башлауга, Ядегәрдә Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, күпсанлы орден-медальләр кавалеры Гафият ага Гарифуллин исемендәге призга балалар арасында милли көрәш турниры яңадан үткәрелә башлады. Востоклыларның уртача айлык хезмәт хакы тугыз мең сум булып, тулысынча вакытында түләнеп барыла - натуралата түгел, акчалата! Чөнки мул азык запасы тупланып, фермаларда эш тиешенчә оештырылгач, хуҗалык көн саен сигез тонналап сөт сата. Чәчүлек орлыклар әзер, техника язгы чәчү эшләренә ремонтлап куелган, әле, әнә, өр-яңа МТЗ-1221 тракторы алып кайтканнар.