Кукмара район Советының уналтынчы сессиясе булды.

14 апреля 2012 г., суббота
12 апрельдә Кукмара район Советының уналтынчы сессиясе булды. Беренче көн тәртибе буенча Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе сайланды. Конкурс комиссиясенә районның финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Райнур Нотфуллин, "Тылсым" социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Әлфир Гыйниятов, "Промкомбинат" ширкәте җитәкчесе Расих Шакировларның кандидатуралары тәкъдим ителгән иде.
Конкурс комиссиясе карары нигезендә сессиядә бердәм тавыш белән Кукмара муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Райнур Фәрит улы Нотфуллин сайланды. Ә финанс-бюджет палатасы җитәкчесе итеп Саклык банкының Кукмара бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары булып эшәгән Илнур Кафил улы Сәмигуллин билгеләнде.
Районда авыл халкының эшчәнлеген күтәрү һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ч.Хәнәфинаның чыгышы тыңланды. Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуларда Олыяз гаилә фермасы хуҗасы Л.Галиева, Туембаш авыл җирлеге башлыгы И.Гарипов, Кәркәүч авыл җирлеге башлыгы И.Вәлиевлар катнаштылар.
Башка көн тәртипләре буенча 2012 елның беренче кварталында Кукмара муниципаль районы бюджетының үтәлеше барышы, "Кукмара муниципаль районының 2012 елга һәм 2013-2014 елларның планлаштырылган чорына бюджеты турында"гы Кукмара муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү, ТРның Кукмара муниципаль районының муниципаль берәмлек Уставындагы үзгәрешләр проекты, Кукмара муниципаль районының гавами тыңлаулар оештыру һәм үткәрү турында Кукмара район Советының 24 май, 2007 ел, 30нчы карары белән расланган Положениегә үзгәрешләр кертү проекты, 2012-14 елларга коррупциягә каршы муниципаль программага үзгәрешләр проекты, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын саклау буенча комиссия составына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралды. Алар буенча Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Нотфуллин, юридик бүлек начальнигы И.Ходовалар чыгыш ясады.
Район Советы сессиясе эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р.Ратникова, ТР Дәүләт торак инспекциясе начальнигы С.Крайновлар катнашты.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International